Ике ай эчендә 32 спектакль: Зәй районында театр иҗаты фестивале тәмамланды
“Театр призмасы аша батырлык” фестивале Наил Дунаев истәлегенә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде.
Район мәдәният йорты структурасына керүче учреждениеләрнең үзешчән сәнгать осталары арасында ел саен үткәрелә торган фестиваль-конкурс быел аеруча мәгънәле һәм эмоциональ яктан тулыландырылды. Ул Россия халыклары бердәмлеге һәм якташыбыз, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев истәлегенә багышланды.
Ике ай дәвамында район мәйданчыкларында 32 спектакль күрсәтелде. Иҗат коллективлары илебез драматурглары һәм язучылары әсәрләре, шулай ук танылган кинофильмнар мотивлары буенча тамашалар күрсәттеләр. Барлык эшләр бердәм тема - патриотлык, рухи бердәмлек, Ватанга мәхәббәт һәм аның тарихына хөрмәт белән берләштерелгән иде.
Спектакльдә профессиональ актерлар түгел, ә мәдәният хезмәткәрләре белән беррәттән укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, авыл халкы, театр яратучылар катнашты. Ләкин бу талантлы үзешчәннәр профессиональ актерлардан ким уйнамадылар.
-Һәр мәдәният йортында тирән эчтәлекле спектакльләр күрсәтелде. Шунысы шатландырды, артистлар арасында өлкән буын вәкилләре дә, балалар да бар иде.Театр бит ул халыкны ял иттерү урыны гына түгел, спектакльдән соң нинди дә булса сабак, гыйбрәт алу, бәя бирү дигән сүз дә. Көндә кадерле вакытларын кызганмый репетицияләргә йөргән үзешчәннәргә рәхмәтләремне җиткерәм, - диде район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.
«Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсы җиңүчеләренең исемнәре әлегә билгеле түгел. Нәтиҗәләр апрель азагында игълан ителәчәк һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Фотолар район мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев