Яшь, талантлы зәйлеләр арасында “Балалар илне рәсемгә төшерә” бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Бүген, 29 майда Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Балалар илне рәсемгә төшерә” республика бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Быел иҗади проект егерменче мәртәбә уздырылды.
Конкурска 51 иҗади эш тәкъдим ителгән иде. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары, балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр катнашты. Муниципаль этапта 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге 35 яшь Зәйле җиңүче һәм призер булды.
Бәйгене “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, “Татарстан” ДТРК, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ фонды оештыра.
Быел эшләр биш номинациядә тәкъдим ителде. Алар: “Россия халыклары бердәмлеге елы идеяләре”, “Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы идеяләре”, “Татарстан предприятиеләре яңа төбәкләргә ярдәм итә”, “Без – имин юллар өчен” һәм “Балаларны цифрлаштыруга һәм ясалма интеллектка тарту”.
“Россия халыклары бердәмлеге елы идеяләре” номинациясендә “гомуми белем бирү мәктәпләре” категориясендә өченче урынны 6 нчы мәктәптән Алиса Горячева һәм Екатерина Андронова, 9 нчы мәктәптән Самир Мусин һәм Мирон Скоков, шулай ук Яңа Спасс авылы мәктәбеннән Клим Танчук алдылар. Икенче урынны Аксар мәктәбеннән Виктория Баязитова һәм Йосыф Бәдретдинов, шулай ук Яңа Спасс мәктәбеннән Люба Амосова алды. Ә 9 нчы мәктәптән Рамазан Кәлимуллин җиңүче булды.
“Сәнгать студияләре” категориясендә өченче урын балалар иҗат йортында тәрбияләнүче Ойша Исломовага бирелде. Икенче урынны балалар иҗат йортыннан София Маркелова һәм балалар сәнгать мәктәбеннән Валерия Дериглазова алды. Җиңүчеләр булып балалар иҗат йортыннан Алинә Һадиева һәм сәнгать мәктәбеннән Риана Гарипова танылды.
“Татарстан предприятиеләре яңа төбәкләргә ярдәм итә” номинациясендә өченче урынны Динара Сәфәргалиева алды. Икенче урында София Большакова һәм Самина Сафина. Ясминә Закирова җиңүче булды. Алар барысы да балалар сәнгать мәктәбе укучылары.
“Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы идеяләре” номинациясендә өченче дәрәҗә дипломнар белән сәнгать мәктәбеннән Лилия Әхтәмова, Данис Сәфәргалиев һәм Дарина Ахунова, шулай ук 6 нчы мәктәптән Амелия Антонова бүләкләнде. Икенче урынны Ева Пансюк һәм Зарина Гарипова алды. Беренче урын Самира Гафитауллинага бирелде.
“Без – имин юллар өчен»”номинациясендә өченче урынны Сәвәләй мәктәбеннән Вадим Маклаков һәм Максим Рябов алды. Икенче урынны Аксар мәктәбеннән Шамил Хисамов һәм Руфинә Ногманова, шулай ук сәнгать мәктәбеннән Азалия Исрафилова яуладылар. Аксар мәктәбеннән Азалия Фәрхетдинова һәм сәнгать мәктәбеннән Александра Кожевникова җиңүчеләр булдылар.
“Балаларны цифрлаштыруга һәм ясалма интеллектка тарту" номинациясендә икенче урынны 6 нчы мәктәптән Никита Аннин алды. Җиңүче булып шул ук мәктәп укучысы Даниил Кузьминых танылды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән “Бердәм Россия” партиясенең Зәй бүлекчәсе башкарма секретаре Петр Тимаськов мөрәҗәгать итте. Ул балаларны лаеклы бүләкләре белән котлады һәм педагогларга һәм ата-аналарга балалар иҗатына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты, СМП «Нефтегаз» предприятиесе генераль директоры Рияз Комаровның социаль инициативасына аерым игътибар бирелде. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга белем бирү проекты кысаларында басылган төсле китаплар тапшырылды.
Тантана ахырында оештыручылар балаларга якты җәйге каникуллар, яңа иҗади уңышлар һәм конкурсның республика этабында җиңүләр теләделәр.
Балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең һәм шәһәрнең иҗат коллективларының музыкаль номерлары тантананы бизәде.
Фотолар Гөлнара Феофановадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев