Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Яшь музыкантлар — «Сандугач сайрар илем» төбәк фестивале җиңүчеләре

Зәй балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр фестиваль лауреатлары булды.

18 февральдә Фәнис Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә «Сандугач сайрар илем» XXIX төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең финал туры узды. Чара «Татнефть» хәйрия фондының «Каракүз» мәдәният һәм сәнгатне үстерү программасы кысаларында узды һәм үз сәхнәсендә Татарстанның төрле шәһәрләреннән яшь талантларны җыйды. Конкурсның географиясе Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Урыссу, Җәлил, Мөслим, Нурлат һәм республиканың башка торак пунктларын үз эченә алган иде. Жюри төрле номинацияләрдә башкаручыларның осталыгын бәяләде.

Зәй балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары иң яктылардан булды. Яшь музыкантлар үз шәһәрләрен лаеклы тәкъдим итеп кенә калмадылар, фестивальнең төрле бүләкләрен дә яуладылар.

Нәтиҗәдә I дәрәҗә лауреатлар:

Лия Хөснетдинова (домра, соло);

Глеб Макаров (балалайка, соло.)

II дәрәҗә лауреатлар:

«Чылтыр-Чишмә " фольклор ансамбле;

"Prima-дуэт" ансамбле (составында: Лия Хөснетдинова һәм Андрей Ярцев)
 

III дәрәҗә лауреатлар:
Ксения Бардина (домра, соло)

Софья Григорьева (домра, соло)

Андрей Ярцев (балалайка, соло)
 

Дипломант:

Сабрина Федорова (домра, соло)

Конкурста катнашучыларның барысына да оештыручылардан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. I дәрәҗә лауреатлар әзерләгән педагоглар һәм концертмейстерларга «Татнефть» хәйрия фондының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Зәй музыкантларының уңышы артында бер төркем профессионалларның тырыш хезмәте тора. Балаларны бәйгегә педагоглар  Елена Коклина, Надежда Красильникова, Зөлфия Селиверстова, Алина Ярцева, Элина Гадиева, Ольга Федюнина, Елена Кускова һәм Ирина Нырова әзерләделәр.

фотолар музыка мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев