Яктыкүллеләр куйган спектакль тамашачыны елатты
2 апрельдә Якты Күл авылы үзешчәннәре район театр фестиваленә кушылып, йортында «Огонек на ветру» спектаклен күрсәтте.
Спектакль Тамара Макарская тарафыннан 1975 елда язылган, сугыш вакытында хатын-кызлар һәм балаларның авыр язмышын чагылдыра.
Вакыйгалар немецлар оккупацияләгән хуторларның берсендә бара. Ана белән кыз, кулларында яшь бала белән туган йортларын ташлап китәргә җыеналар, башка хатын-кызлар һәм балалар белән бергә урманга партизаннар янына китәргә дигән сигналны көтәләр, чөнки күрше авылда немецлар барлык халыкны, шул исәптән күкрәк балаларын һәм картларны да җыйганнар, беркем дә калмаган…

Спектакль залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмады, тамашачыларның йөзләрендә күз яшьләре иде. Һәр үзешчән артист үз ролен зур осталык белән башкарды һәм онытылмас образ тудырды. Алар шул авыр, куркыныч сугыш елларында булган хәлләрне тамашачыларга җиткерә алдылар.

Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев