Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Якташыбыз Рухия Ахунҗанова – иҗади бәйге җиңүчесе

20 февральдә Сарманда моң иясе, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның тууына 91 ел тулу уңаеннан «Илһам чишмәсе» VI төбәкара җыр конкурсының йомгаклау концерты үтте.

Кичә барышында «Илһам чишмәсе» VI төбәкара җыр конкурсы, «Илһам бирүче Илһам» республика эссе конкурсы, «Илһам нуры» яшь рәссамнар конкурсы һәм Илһам Шакиров җырлары мотивлары буенча анимацион роликлар конкурсы җиңүчеләре дә бүләкләнде.

Анда җиңүчеләр арасында якташыбыз, Имәнлебаш авылыннан булган язучы Рухия Ахунҗанованың булуы безнең өчен аеруча шатлыклы булды. Рухия ханым “Илһам бирүче Илһам” эссе бәйгесендә төп җиңүче булды. Җиңүче дипломын һәм акчалата бүләкне аңа Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты  Салават Фәтхетдинов тантаналы төстә тапшырды. 

“Илһам Шакиров мирасын сакларга һәм арттырырга омтылучы һәркемгә чиксез  рәхмәт”, - диде аңа бүләкне биргәндә Салават Зәкиевич.

фото: Рухия Ахунҗановнадан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев