Якташыбыз юбилее уңаеннан район авылларында концертлар куя
Татарстанның халык артисты, якташыбыз, “Моңлы Чаллы” җыр театры җитәкчесе Виталий Агаповка 1 июньдә 65 яшь тулачак.
Юбилее уңаеннан Виталий Васильевич “Карендәшләр” ансамбле белән берлектә район авылларында концертлар куя. Бигеш һәм Кадер авылларында чыгыш ясадылар инде. Концертны караучылар аның бик тирән эчтәлекле, шул ук вакытта юморга да бай булуын әйтәләр.
Концертлар бүген – Югары Шепкәдә, иртәгә Түбән Биштә узачак. 29 майда – югарымәлемлеләр, 30ында искезәйлеләр концертны карый ала. 2 июньдә – Чыбыклы, 3есендә – Аксар, 5сендә – Мирный бистәсендә, 6сында Сарсаз-Багражда була. Ә шәһәр халкы өчен матур концерт 4 июньдә “Энергетик” Мәдәният сараенда узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев