Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Якташ рәссам үз иҗаты белән уртаклаша

Бүген Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә якташыбыз, бүгенге көндә Чаллыда яшәп иҗат итүче рәссам Венера Илгиз кызы Сәхәбетдинованың “Серпантин жизни” дип аталган картиналар күргәзмәсен тантаналы төстә ачу булды.

Матур чарага сәнгать сөюче зәйлеләр, җирле рәссам, скульпторлар, авторның якыннары килгән иде. Китапханәнең фоесыннан ук башланган күргәзмәне күңел биреп һәркем яратып күзәтте. Авторның картиналары икенче катта да зур урын алган иде. Анда табигать күренешләрен дә, кешеләрне дә, йорт хайваннарын да, натюрморт форматында башкарылган эшләрне дә күрергә мөмкин булды. Ә иҗади мохит белән күңел кылларын тибрәтергә өлгергән китапханә кунакларын очрашулар залында китапханәче-алып баручылар Лилия Әхмәтҗанова һәм Светлана Трифонова көтте. Алар рәссам белән таныштыру, аның иҗаты турында сөйләүне мавыктыргыч итеп, әдәби-музыкаль форматта әзерләгән иде. Кичәне үзләренең җырлары белән “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре Мария Никитина һәм Дмитрий Иванов бизәделәр.
Матур кичәгә Венера ханымның тормыш иптәше һәм әнисе дә килеп, якыннарының иҗади бәйрәмен түгәрәкләделәр. 
Венера Илгиз кызы Иске Зәй бистәсендә туган, биредә 1нче мәктәптә белем алган. 


“Минем рәсем сәнгатенә башлангыч юлым да мәктәп чорыннан ук килә. Стена газетасы чыгару буенча җаваплыларның берсе идем. Анда миңа газетага рәсем ясау йөкләнде. Бик яратып башкара идем шул эшне. Ә ничек дөрес, матур итеп кәгазьгә рәсем төшерү серләрен миңа үги әтием өйрәтте. Шуңа да мин аны сәнгатькә булган омтылышымда беренче остазым, дип атыйм”, - дип искә ала Венера ханым. 


Ләкин тормыш үзенекен итә, мәктәпне тәмамлаган кыз киемнәр дизайнеры  буенча һөнәри белем алырга теләсә дә, ул барырга теләгән уку йортының чит шәһәрдә һәм тулай тораксыз булуы аны туктатып кала. Кыз Чаллыда медицина училищесын тәмамлый, һәм озак еллар фельдшер-лобарант булып эшли. Шулай да ул күңеле яткан рәсем ясау шөгылен ташламый, эштән соңгы вакытларда өлкәннәр өчен рәсем студиясенә йөри, үзенең осталыгын шомарта. 2018 елда “Деренвенская история” дип аталган беренче картинасын иҗат итеп, чын-чынлап рәсем сәнгатенә кереп китә. 
Ә инде 2023 елда Венера Илгизовна тулысынча һөнәри борылыш ясый. Ул медицинадан китеп, Чаллының картиналар галлериясенә эшкә урнаша. Моңа төп сәбәп – 2023 елда картиналар галлериясендә уздырылган “Ел рәссамы” бәйгесе була. Ул анда үз эшләре белән катнаша һәм соңыннан бирегә эшкә килә. Монда аның өчен бөтенләй икенче сәнгать дөньясы ачыла. Венера ханым күп кенә рәссамнар белән таныша, алардан һөнәр нечкәлекләренә өйрәнә. 


“Аеруча рәссам Мадияр Хаҗиевны төпле киңәшләр бирүче остазым, дип әйтә алам. Ул мине чынлап торып үз эшләремә профессиональ күзлектән карарга өйрәтте”, - ди рәссам.


Бүген инде Венера Сәхәбетдинованың 300ләп картинасы бар. Баштарак ул эшләрен якын кешеләренә бүләк итеп бара, хәзер инде үз коллекциясен җыя. Ул Чаллыда рәссам хатын-кызларның “Ак калфаклар” төркеменә кереп, алар белән берлектә республиканың төрле районнарында картиналар күргәзмәләре оештыруда үз эшләре белән катнаша.   
Венера Илгиз кызының тагын бер үзенчәлекле шөгыле дә бар икән. Ул борынгы татар халкы кулланган көндәлек әйберләрне реставрацияләргә, аларга яңа сулыш өрергә ярата. Үз йортларының верандасында инде бер төс гаммасында аерым бер музей экспонатлары барлыкка килгән.


“Иң башта иске комганны чистартып, заманча рәвешкә китергән идем, аннан соң сандык һәм башка әйберләр шулай игътибарымны җәлеп итте”, - ди ул елмаеп.


Ә иҗади оеткы аңа каннан килә күрәсең. Аның бабасы Кәрим Канафин безнең 90 еллык тарихы булган Зәй районы матбугатына нигез салган кеше, Ул “Кызыл Зәй” газетасы редакторы булган. 


“Мин шундый кешенең нәсел дәвамчысы булуым белән горурланам. Миңа иҗат мөмкинлекләре биргән әниемә, хәзер һәрдаим минем эшемә булышып торучы тормыш иптәшемә рәхмәтлемен”, - дип сөйли рәссам. 


Матур очрашу азагында китапханә директоры Сәрия Батршина бай иҗади сәләте булган Венера ханымга алга таба да уңышлар теләде, тагын да очрашулар көтеп калуларын җиткерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев