Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге белгечләре Зәй районына экспедициягә килде
Экспедицияне Сарсаз-Баграж авылыннан башлап җибәрделәр.
Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге район территориясендә яшәүче керәшеннәрнең этнографиясе, декоратив-гамәли сәнгате, традицион костюмы буенча материаллар җыю максаты белән безнең районга килде.
9 сентябрьдә алар Якты Күл авылында булды. Авыл музеенда Якты Күл авылы керәшеннәренең киемнәре күрсәтелде. Ангелина Вавилова, Полина Шугулева һәм Раиса Алексеева экспедициядә катнашучыларга керәшен хатын-кыз күлмәгенең төп элементлары, бизәнү әйберләре һәм чигүләр турында сөйләделәр.
Фотолар авыл мәдәният йортларыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев