Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

“Дуслык күпере” Югары Пәнәчегә килде

Район мәдәният йортлары үзешчәннәре әзерләгән чираттагы «Дуслык күпере» концерты Югары Пәнәче мәдәният йортында күрсәтелде.

Кичәне авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров ачты. Ул авылдагы юбилярларны, уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләрне котлады. 

Зәйтүнә апа белән Илдус абый  Хөсәеновларның тормыш коруларына 55 ел уңаеннан алар балалары, оныкларыннан чәчәк бәйләмнәре, матур котлаулар кабул итте. 21 мартта Зәйтүнә апаның туган көне дә иде, үзешчән артистлар аның хөрмәтенә иң матур җырларын бүләк иттеләр. 

Күренекле язучы, җырлар авторы Рәзинә Сәетгәрәева юбилярларны котлап, үз китабын бүләк итеп тапшырды. 

“Һәр концерт номеры эчтәлекле, тамашачыга  рухи байлык бирде. Бәйрәм кичәсендә юбилярларыбыз - танылган штанга күтәрүче, көрәшче, композитор, Россия, Татарстан данын еракларга тараткан чемпион, язучы Хәниф Гомәровка - 70, озак еллар сыер савучы булып эшләгән хөрмәткә лаек Сәвия апа Хәйруллинаны 85 яшьлек юбилейлары  белән котладык. Рәзинә апа Сәетгәрәеваның бәйрәм кичәсендә катнашуы аны тагын да мәгънәлерәк, эчтәлеклерәк итте”, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
 

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев