Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

“Дуслар җыелган җирдә”: Зәйдә “Адымнар” татар мәдәнияте клубы тамашачы алдында хисап тотты

Узган җомгада Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда эшләүче “Адымнар” татар мәдәнияте клубының “Дуслар җыелган җирдә” дип аталган еллык отчет концерты узды.

Һәм концерт зур уңыш белән үтте. Җырчылар бер еллык иҗади эшчәнлекләренә йомгак ясап, тамашачыларга төрле жанрдагы концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Ансамбль башкаруындагы “Очрашу”, “Тугай”, “Бас әле”, “Җырлыйк әле”, “Җиңү көне” җырлары көчле алкышларга күмелде. Бу кичә концерт кына түгел, ә татар милләтенең рухи байлыгын, зәйлеләрнең иҗади сәләтләрен чагылдыручы матур бер вакыйгага әверелде. Сәхнәдән яңгыраган җырлар, күңелгә үтеп керә торган моңнар һәм артистларның чыгышлары тамашачыларда онытылмас тәэсирләр калдырды.

“Адымнар”ның талантлы артистлары – үзешчәннәр кичәгә җаваплы әзерләнгән иде. Аларның һәрбер чыгышы, һәрбер хәрәкәте залның алкышлары белән каршы алынды.

Ансамбль җырчылары Тәслимә Миннекәева, Рәйсә Шушарина, Гөлшат Әгъзамова, Гөлшат Хуҗакулова, Гөлнара Фазлыева, Кадрия Сөнгатуллина, Рәфисә Гатиятуллина, Венера Васильева, Рәмилә Әсәдуллина, Дилә Акатьева, Оксана Артюхова, Дмитрий Иванов, Фәннур Миннекәев чын осталыкларын күрсәттеләр. Аерым җырчылар - Тәслимә һәм Фәннур Миннекәевлар, Рәйсә Шушарина, Гөлнара Фазлыева, Дмитрий Иванов чыгышлары тамашачы күңеленә сары май булып ятты. Алар җырчыларга кушылып җырлады, биеде.

Сәхнәләштерелгән тамашада Әлфия Әхмәдиева, Нурфия Хөснетдинова, Фәридә Гыйльманова профессиональ артистлардан ким уйнамады.

Нәфис сүз осталары Фәния Әгъзамова, Нәкыя Дәүләтшина әниләребезгә, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышланган шигырьләрен сөйләгәндә залда утыручы тамашачыларның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады.

Чарада яңа җырлар, шулай ук халык җырлары яңгырады. Ансамбль әгъзалары ел дәвамында өйрәнгән осталыкларын күрсәтте. Чыгышлар яңа, бизәкле милли киемнәр белән үрелеп барды.

“Бу концерт «Адымнар» ансамбле талантларны үстерүдә һәм милли мәдәниятне пропагандалауда зур эш башкаруын күрсәтте. Концертны оештыруда “Энергетик” Мәдәният сараеның костюмнар бүлеге мөдире, “Адымнар” клубының иң актив артисты Тәслимә Миннекәеваның өлеше зур. Ул артистларны костюмнар белән генә тәэмин итеп калмады, ә концертны оештыруга үзенең бөтен көчен куйды”,- ди “Адымнар” татар мәдәнияте клубы җитәкчесе Фәннур Миннекәев.
 

Фотолар “Адымнар”дан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев