Дүрт-Мунча үзешчәннәре район театр фестиваленә кушылды
Алар Рәшит Хөсәеновның “Изге ялган” драмасын сәхнәләштерде.
Зәй авыл мәдәният йортлары арасында театр фестивале бара.
Фестиваль якташыбыз, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Наил Дунаев истәлегенә багышлана.
21 мартта Дүрт-Мунча авылы мәдәният йорты үзешчәннәре Рәшит Хөсәеновның “Изге ялган” драмасын сәхнәләштереп, жюри хөкеменә тәкъдим итте.

...Вакыйга Бөек Ватан сугышы елларында бара. Ирен сугышта югалткан хатынга улының да һәлак булуы турында хәбәр килә. Әмма әнинең авыру йөрәге бу кайгыны күтәрә алмас диеп, почтальон кыз Ләйсән (әлеге рольне Люзирә Гайфуллина башкарды) белән Ленинградтан эвакуацияләнгән хатын Мария (Люция Насыйбуллина) аңарга похоронканы күрсәтмәскә карар итәләр. Җиңү көнендә барысы да әни кешенең күптән улының үлгәнен белүен һәм барыбер ышанмыйча аны җиңү белән кайтуын көткәнен аңлый. Лейтенант ролендә – Андрей Тихонов, Кәримә ролендә Гөлнара Салихова уйнадылар.

-Өч ел инде без бүгенге көн вазгыятенә туры килгән Ватанны саклау, тылдагылар хезмәте, ватанпәрвәрлек темасын үз эченә алган спектакльләр сәхнәләштереп, авыл халкына тәкъдим итәбез. Һәвәскәр артистларыбыз һәр репетициягә йөреп, сүзләрне ятлап, рольләргә кереп, бик оста уйнады. Авыл халкының спектакль тәмамланганнан соң аягурә басып алкышлавы - үзешчән артистларыбыз чыгышына зур бәя, - ди мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.
Массовкаларда “Тугай” фольклор ансамбленең музыкаль чыгышы, сугышка озату күренеше спектакльне тагын да тирәнрәк эчтәлекле итте.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев