Чаллыда якташлар очрашты
28 мартта Яр Чаллыда Зәй һәм Минзәлә якташлары очрашуы булды.
Зәй туган як тарихын өйрәнү музее фондларыннан "Зәй-Чаллы. Уртак тарихи чорлар" күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда Яр Чаллының үсешенә өлеш керткән кешеләрнең 10 фотосурәте, китаплары, шәхси әйберләре күрсәтелде. Экспонатлар арасында килүчеләрнең аеруча игътибарын Зәйтүнә Кашапованың грамотасы, Социалистик Хезмәт Герое Евгений Батенчук имзасы белән мактау грамотасының төп нөсхәсе, Виталий Агаповның эшләпәләре, Россия Герое Сергей Чебневның шәхси әйберләре җәлеп итте.
Күргәзмәне Геройның әнисе Ольга Константиновна Чебнева карады. Ул улының балачак фотосурәтләрен, фотофиксация һәм музей фондын тулыландыру өчен газета мәкаләләрен алып килде. Кичәне оештыручы Г. Рзаева күргәзмәләрнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм Камгэсэнергострой тарихына бәйле экспонатларга гаҗәпләнде.
Яр Чаллы муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Х. Харисов Сергей Чебневның батырлыгы тарихына, иҗтимагый эшлеклеләр турындагы китапларга аерым игътибар бирде. Район Мәдәният йортының декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә Зәй районы һөнәрчеләренең эшләре тәкъдим ителде.
Төп сәхнәдә "Энергетик" Мәдәният сараеның иҗат коллективлары, Татарстанның тказанган артистка Ясмин (Светлана Минеева), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның халык артисты, Зәй муниципаль районының мактаулы гражданины Виталий Агапов, Татьяна Давыдова чыгыш ясады. Сәламләү сүзе белән Зәй муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин чыгыш ясады.
фотолар район мәдәният идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев