Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Буракиртәлеләр «Табылдык» комедиясен сәхнәләштерде

Спектакль эчтәлекле, йөрәкләргә үтеп керердәй күренешләре белән һәр тамашачының күңелендә матур тәэсирлэр калдырды.

Бура-Киртә мәдәният йортында авыл үзешчәннәре ел саен спектакль күрсәтәләр. Быел да Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» моңсу комедиясен сәхнәләштерделәр.

...Вакыйга бер ташландык авылда бара. Әсәрдә караучысыз калган ялгыз карчыклар тормышы сурәтләнә. Карчыклар олы яшькә җитсәләр дә, татар халкының йолаларын югалтмау, авылны яшәртү, яшәтү хыялы белән яналар. Язмышлары, характерлары төрле булган авыл әбиләрен ялгызлык берләштерә... Бик тәрбияви әсәр. Халык тын да алмый спектакль карады, олы яшьтәге тамашачы күз яшьләрен тыя алмады.

«Елаттылар да, көлдерделәр дә җирле артистлар. Аларның уйнаулары һич тә артистларныкыннан ким булмады. Укытучы Ләйсән Садыйкова яшь булса да, 90 яшьлек әби ролен зур осталык белән уйнады. Мәдәният йорты директоры Рузилә Сәгыйдуллинаның яңа талантын да ачтык тамашада: гармунда уйнап җибәрде. Рифкать Сәгыйдуллин, Альбина Мөхәммәтшина, Мәгъфия Хәбибуллина, Светлана Зарифуллина, Валентина Мөхәммәтдинова һәм аның кызы Миләүшә образларын күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек белән ачтылар. Рәхмәт аларга! Тагын шундый матур тамашалар көтеп калабыз», — ди спектакльне караган Җәннәт Гарифуллина.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев