Бура-Киртәдә маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар өчен спектакль күрсәттеләр
Челтәр үрүче хатын-кызлар шундый җылы эчтәлекле спектакль өчен рәхмәт белдерә.
Карлы-буранлы кыш үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлыклары белән узып бара. Язгы матур кояшлы көннәр инде ишек шакый. Көтеп алган 8 Март бәйрәме дә узып китте.
8 Март бәйрәменә Бура-Киртә авылы үзешчәннәре көн саен бергә маскировка челтәрләре үреп инде дуслашып туганнар кебек якынаеп өлгергән хатын-кызлар өчен искиткеч эчтәлекле спектакль әзерләгәннәр.
“Шәп уйнадылар. Ир-атларга кытлык заманына яраклаштырып язылган сценарий. Мәдәният йортыбыз директоры, режиссер Рузилә Сәгыйдуллина күпләребезнең бакыйлыктагы әниләрен искә төшерде, ирексездән күзләр яшьләнде. Альбинабыз, Светабыз, Мәгьфиябез кызы Миләүшә белән почта хезмәткәре Валентина үз рольләрен ятлап җиренә җиткереп шундый шәп итеп уйнадылар. Зур рәхмәт сезгә! Рәхмәт клубта һәрвакыт безгә игътибарлы ихтирамлы булганыгыз өчен. Шуңа күрә без тиз арада 400гә якын челтәр үрдек”, - ди Җәннәт Гарифуллина.
Фотолар волонтерлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев