Бигешлеләр Югары Пәнәчедә спектакль куйды
Бигеш мәдәният йорты үзешчәннәре Мәйсәрә Гомәрованың “Вөҗдан газабы” драмасын сәхнәләштереп, Югары Пәнәче авыл халкына тәкъдим итте.
Спектакльдән алган хис-кичерешләре белән Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина уртаклаша.
Драма сугыштан соң 65 ел үткән көннәрдә авыл җирендә бара. Спектакльнең төп герое - Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир абый. Аның язмышы һәр тамашачыны дулкынландырды.
90 яшьлек Сабир картка фатир алыр өчен миллион сум акча бирәләр.
Ләкин аңа бу акчаны алырга вөҗданы кушмый. Аның васыяте шул: “Кеше булыгыз, куркак җан булудан сакланыгыз. Кеше куркак булса, теләсә нинди түбәнлеккә бара, атасын да, анасын да, Ватанын да сата. Нигезегезне ташламагыз, нигезне ташлаган ир, ир түгел”, – ди ул.
Сабир карт Суслонгер лагереннан исән калуында Галимҗан дустына рәхмәтле. Сугыш ветераннарына биреләсе акчаны Сабир карт Галимҗанның кызы Нәсимәгә тапшыра. Бу дөньяда саф күңел, чиста намуслы булып яшәгән Сабир картның соңгы васыяте була ул…

Марий Эл урманнары эченә урнашкан Суслонгер лагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул “Сер” дигән гриф астында сакланган. Анда күпме кешенең гомере өзелүе билгеле түгел.
Куе урманнарда, сазлыклар һәм чокырлар арасында, фронт сызыгыннан меңнәрчә километр ераклыкта, Бөек Ватан сугышының иң куркыныч һәм яшерен битләреннән берсе булган хәрби объект пәйда була. Биредә, бөтенләй әзерләнмәгән территориядә, кызылармиячеләр өчен уку лагерен җәелдерәләр.

Рәсми рәвештә монда 31нче запас укчылар бригадасы, 46нчы һәм 47нче запас укчылар дивизиясе әзерләгәннәр. Монда ук 102 һәм 105нче артиллерия бригадалары формалаша. Бирегә, шушы һәлакәтле урыннарга, меңләгән ир-ат һәм яшь егетләр килә. Сугышчыларны - пулемётчик, артиллеристларны бик тиз әзерләргә кирәк була. Суслонгерны очраклы гына сайламыйлар: калын урманлы, тимер юл станциясе, зур шәһәрләр булмаган, яшерен хәрби объектлар өчен идеаль урын. Яшәү шартлары бик начар була. Хәрби әзерлек урынына тәмуг башлана. Солдатлар землянкаларда яшиләр. Һәр землянка йөз кешегә исәпләнгән булса да, өч йөз кеше яшәргә мәҗбүр була. Кышын көчле салкыннарда туңмас өчен бер-берсенә сыенышып йоклый торган булалар. Карават матраслары урынына - чыршы ботаклары, мендәрләр урынына үз итекләре яки агач бүкәннәр булган.
Көненә бер тапкыр кәбестәдән сыек баланда һәм өч йөз грамм икмәк бирелә. Курсантлар өчен билгеләнгән продуктлар юкка чыга. Соңрак ачыкланганча, җитәкчелек аларны җирле базарда саткан.
Ачлык көчле була, егерме яшьлек егетләр хәлсезләнүдән хәтта сукырая. Башта аларны авыл зиратында күмәргә тырышалар. Ләкин урыннар тиз бетү сәбәпле, чокырларга җирли башлыйлар. Ә кыш көне аеруча салкын булганда, Көмеш күл бәкесен файдаланалар. Асылда чыгу юлы булмаган концлагерь барлыкка килә. Авырлыкка түзә алмыйча үз-үзләренә кул салучылар да була.

Сабир карт ролендә Альфред Шахов уйнады. Ул үз ролен Камал театры артистларыннан ким уйнамады. Авыр роль булуына карамастан, ул аны тамашачыга җиткерә алды. Күрше Нәсимә ролен Фирдания Ханнанова башкарды. Сабир карт кызлары Мәдинә ролендә Миңнегөл Насыйбуллина, Әминә ролендә Рәсилә Кәримова берсен-берсе уздырып матур уен күрсәттеләр. Авыл хатыннары Рауза ролендә Тәнзилә Сәфәргалиева, Дилбәр ролендә Рәсилә Яхина чын авыл апаларын уйнадылар. Авыл кызлары ролендә Миләүшә Рәҗәпова, Ләйлә Мөхәммәтханова, Рамилә Биктимеровалар кичке уенны шаулатты.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев