Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Бигеш музеенда Алмаз Гыйләҗев “Мәтрүшкәләр” җырын язган мандолина саклана

Бигеш мәдәният йортында музей бүлмәсе бар. Клубка килгән яше дә, олысы да иң беренче уникаль экспонатлар сакланучы музейга керәләр.

Музей – ул үзе бер дөнья, анда халыкның үткән тормышын, мәдәни һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомумән, тарихны барларга мөмкин.

Мәдәният йортында кунакларның күзенә беренче булып самоварлар күргәзмәсе ташлана.

-Менә инде бишенче ел кешеләр безгә үзләренең гаилә чәй сервизларын һәм самоварларын алып киләләр. Хәтерне киләчәк буыннарга тапшырыр өчен оештырылды бу күргәзмә. Чәй сервизларының кайберләре инде “модадан чыккан”, әмма аларны чыгарып ташларга җәл. Ә биредә алар үткәннәрне искә төшереп,    матур бизәкләре белән күргәзмәне тулыландыралар, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Миннегөл Насыйбуллина.

Әмма музейның төп горурлыгы – көнкүреш әйберләре генә түгел, ә танылган якташлар белән бәйле уникаль артефактлар да. Экспозициядә мандолина аерым урын алып тора. Бу музыка коралы күренекле якташ язучыбыз Аяз Гыйләҗевның абыйсы Алмаз Гыйләҗевнеке. Алмаз абый Бигеш участок дәваханәсендә 70 яшенә кадәр баш табиб булып хезмәт куйган. Алмаз Мирсәет улы шигъри талантка да ия булган. Нәкъ менә бу мандолинада Алмаз абый данлыклы «Мәтрүшкәләр» җырының көен иҗат иткән. 

Алмаз Мирсәет улының Бигештәге йорты сатылган, кызлары Казанга күченгән, әмма алар әтиләре турындагы истәлекне туган авылларында сакларга карар итеп, музейга мандолина гына түгел, аның велосипедын да бүләк иткәннәр.

Музейда тагын бер кыйммәтле экспонат — Хаҗи Ибәтуллинның үз куллары белән ясаган каллиграфик язулар белән шамаиле.  Хаҗи абый Бигештә туган як тарихын туплаучы буларак билгеле.

Кызыклы факт: буыннар бәйләнеше өзелмәгән - Хаҗи Ибәтуллинның оныгы бүген авыл мәчете хәзрәте булып тора һәм бабасының эшен дәвам итеп, тарихны һәм рухи традицияләрне саклый.

Музейда тагын бер гаҗәеп экспонат – борынгы агач баскыч. Ул  1895 елда оста Якуб Мөхәммәтҗанов тарафыннан ясалган. 

Бигеш  мәдәният йортындагы музей – ул  медицина һәм әдәбият тарихы, халык һөнәрләре һәм гаилә традицияләре үрелеп барган тере елъязма. Һәм кече Ватан турында мәңгелек хәтер.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев