Бигеш мәдәният йортында самовар бәйрәме үткәрелде
Бу көннәрдә Бигеш мәдәният йортында «Җиз самовар җырлап тора өстәлемнең түрендә» дип исемләнгән гади генә очрашу кичәсе узды.
Чараны мәдәният хезмәткәрләре гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, яшь буынга җиткерү максатыннан үткәрде.
Кичә барышында самоварның тарихы, татар халкының чәй эчү традицияләре, чәйнең төрләре турында әңгәмә оештырылды.
«Кичәгә килгән кунаклар самоварга, чәй эчүгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, хатирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм самовардан хуш исле үләннәр — мәтрүшкә, лимон бөтнеге, „иван-чәй“, юкә чәчкәсе кушып ясалган кайнар чәй эчү белән төгәлләнде. Самовардан чәй эчүне күңел бәйрәме дияр идем мин. Мондый чәй табыны арты очрашулары кешеләрне дуслаштырып кына калмый, аларны берләштереп бергә туплый да», — ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
Элек татар өйләрен җырлап утыручы самовардан башка күз алдына китереп булмаган. Безнең әбиләребез, әниләребез элек-электән шатлыгын да, кайгысын да самовар артында якыннары белән бүлешкән, тирләп-пешеп кайнар чәй эчәргә яраткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев