Бигеш мәдәният йортында милли киемнәрдән күргәзмә эшли
Россиядә агымдагы ел Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Шул уңайдан Бигеш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Милли кием- мәдәни мирас” дип аталган күргәзмә оештырды.
Күргәзмәдә Татарстандагы милләтләрнең бердәмлеген чагылдырып татар, рус, мари, чуваш, башкорт, һәм башка халыкларның милли киемнәре урын алган.
“Милли киемнәр — кабатланмас күңел җәүһәрләре алар. Күргәзмә рухи мирасыбызны саклау, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүhәрләрен хәзерге буынга җиткерү максатыннан оештырылды”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.
Ә мәдәният йортына килүчеләр күргәзмәдә урын алган милли киемнәрне кызыксынып карый ала.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев