Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Бигеш авылы апалары яшьлек елларында язган истәлек дәфтәрләрен укыды

Бигеш мәдәният йортында «Истәлек дәфтәрләре - хәтер сандыклары» дип исемләнгән чара узды.

Чараны мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырды. 

Истәлек дәфтәрләре үткәннәрнең көзгесе генә түгел, ул язучының зәвыгын, күңел байлыгын да чагылдыра. Гадәттә, истәлек битләре, төсле карандаш белән «Истәлек өчен дустыма», «Онытмам сине, онытма мине!» кебек сүзләр белән башлана, шул чордагы татар яисә рус артистларының фоторәсемнәре ябыштырыла, шигырьләр, җырлар күчереп языла. Еллар узган, ул вакытлар еракта калган, «сакла», «югалтма» дигән сүзләр белән тулы истәлек, җыр, анкета дәфтәрләре кадерле бүләк булып сакланган.

“Чарада катнашкан авылдашлар үзләрендә сакланган "күңел дәфтәрләре"н, көндәлекләрен, җыр дәфтәрләрен алып килделәр. Балачак, үсмер, яшьлек хатирәләреннән кызыклы мизгелләрне искә алып, хатирәләр белән уртаклаштык. Үткәннәргә бергәләп кайттык, сагындырган балачакны, яшьлекне күңелләребездә яңарттык. Бергәләп яшьлек җырларын җырладык, чара тәмле чәй өстәле артында дәвам итте”, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.

Әнә шулай үзара фикер алышып, апалар күңелләре белән яшьлекләренә кайтып килде. Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, яшьлек дәфтәрләрегезне әле дә булса саклыйсызмы? Сакласагыз, ул дәфтәрләр турындагы язмаларыгызны безгә җибәрә аласыз, сездән хатлар көтеп калабыз.

фотолар мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев