Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Бердәм фольклор көне Зәйнең Мирный бистәсендә яшәүчеләрне паркка җыйды

22 июльдә Бердәм фольклор көне уңаеннан Мирный мәдәният йорты хезмәткәрләре бистә паркында «Традицияләрне саклыйк» фольклор-уен программасы үткәрделәр.

«Бердәм фольклор көне Россия халыкларының фольклор мирасын саклауга һәм популярлаштыруга ярдәм итә, халык иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә булыша. Максатыбыз - балаларны һәм яшьләрне халык мәдәнияте, аның кыйммәтләре, фольклор традицияләре белән таныштыру», - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Алып баручы ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр һәм уеннар турында сөйләде. Микрорайонда яшәүчеләр һәм кунаклар күп кенә кызыклы һәм яңалыклар белделәр, аннары фольклор уеннары дөньясына чумдылар.

Чарада катнашучылар «Таган», «Алтын капкалар», «Тәгәрмәчләр» һәм башка уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр, халык җырларын һәм такмаклар җырладылар.

Фольклор программасы һәркемгә чын мәгънәсендә бәйрәм кәефе бүләк итте.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев