Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Бер вөҗдан газабы тарихы: Бигешлеләр куйган спектакль

Бүген Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Районыбызда ел да Театр көне алдыннан район мәдәният йортлары арасында театр фестивале оештырыла.

Аларда авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре тамашачыга тирән эчтәлекле, уйландыра торган әсәрләрне сәхнәләштереп күрсәтә. Быелгы театр фестивале якташыбыз, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Наил Дунаев истәлегенә һәм Халыклар бердәмлеге, патриотизм елларына багышлана. 
21 мартта Бигеш  мәдәният йорты үзешчәннәре Мәйсәрә Гомәрованың “Вөҗдан газабы” драмасын сәхнәләштереп, авыл халкы хөкеменә тәкъдим итте. 

Драма сугыштан соң 65 ел үткән көннәрдә, авыл җирендә бара. Спектакльдә кешенең барлык мөһим сыйфатлары - намуслылык, игелек, үзара ярдәмләшү, ихласлык чагыла. Һәм болар барысы да бер геройның йөрәгендә. Спектакльнең төп герое - Бөек Ватан сугышы ветераны  Сабир абый. Сугышта катнашкан 90 яшьлек Сабир картка фатир алыр өчен миллион сум акча бирәләр. Ләкин аңа бу акчаны алырга вөҗданы кушмый? Аның васыяте шул: “Кеше булыгыз, куркак җан булудан сакланыгыз. Кеше куркак булса теләсә нинди түбәнлеккә бара, атасын да, анасын да, Ватанын да сата. Нигезегезне ташламагыз, нигезне ташлаган ир, ир түгел”, – ди ул.

Сабир карт ролендә Альфред Шахов уйнады. Ул үз ролен Камал театры артистларыннан ким уйнамады. Авыр роль булуына карамастан, ул аны тамашачыга җиткерә алды. Күрше Нәсимә ролен Фирдания Ханнанова башкарды. Сабир карт кызлары Мәдинә ролендә Миннегөл Насыйбуллина, Әминә ролендә Рәсилә Каримова берсен-берсе уздырып матур уен күрсәттеләр. Авыл хатыннары Рауза ролендә Тәнзилә Сәфәргалиева, Дилбәр ролендә Рәсилә Яхина чын авыл апаларын уйнадылар. Авыл кызлары ролендә Миләүшә Рәҗәпова белән Ләйлә Мөхәммәтхановалар кичке уенны шаулатты.

- "Вөҗдан газабы" әсәрен сәхнәгә куюда катнашкан үзешчән артистларыбызга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең тырышлыгыгыз, талант һәм иҗади энергиягез бу спектакльне искиткеч итеп тормышка ашырды. Сезнең рольләрегез тамашачылар күңелендә олы хисләр уятты һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев