Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Батырлык һәм бердәмлек елына багышланган мәдәни тормыш

Районда Батырлык һәм бердәмлек елына багышланган театр фестивале бара.

Мирныйда

6 февральдә Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре Батырлык һәм бердәмлек елына багышланган район театр фестивале кысаларында Эвелина Пиженко пьесасы мотивлары буенча «Бабоньки» спектаклен тамашачыга тәкъдим итте.

Спектакль Бөек Ватан сугышы елларында колхозчы хатын-кызлар язмышы турында. Ирләрен фронтка озаткач, өйдә дә, колхозда да барлык авыр эш алар иңнәренә төшә. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» лозунгысында ил азатлыгы, тынычлыгы хакына көч куйган тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез.

Вакыйгалар үзәгендә кырчылык бригадасы, анда алдынгы бригадир (Любовь Мөбарәкшина) һәм эшләргә бик яратмаган Степанида (Олеся Кучумова) язмышы сурәтләнә. Степанида эшләргә яратмаса да, шул ук вакытта күршесенең хезмәт уңышларына һәм аның шәхси бәхетеннән көнләшә, әлеге геройның характеры да катлаулы, ачулы. 17 яшьлек кыз, өлкән сыйныф укучысы Нина (Резеда Ченцова) киләчәккә зур планнар белән яши, ул сөйгән егете белән бергә укырга барырга хыяллана. Рольләрне Александр Селиверстов һәм Татьяна Королева (Авдей бабай һәм Матрена әби), Дима Ченцов һәм Антон Веселов (Ольганың уллары), Татьяна Бреенкова, Анна Мельникова, Маргарита Демидова, Вера Сапожникова, Илсөяр Исрафилова, Лидия Силантьева (колхоз бригадасы хезмәтчәннәре), Радик Әхмәтшин һәм Фәннур Миннекәев (төп геройларның ирләре) зур осталык белән башкардылар.

“Без әлеге спектакль аша тамашачыга Бөек Ватан сугышы елларында кырда, колхозда хатын-кызларның җиңүгә керткән өлеше турында сөйләдек. Тамашада мәхәббәт тә бар”, – ди спектакльнең режиссеры Любовь Мөбарәкшина.

Актерлар төрле хатын-кыз образларын, характерның көчле һәм көчсез якларын күңелгә үтеп керерлек итеп ача алдылар.
Бүгенге көндә дә, моннан 83 ел элек кебек үк, ир-егетләребез Ватан иминлеген саклап фронтка китәләр. Һәм шул вакыттагы кебек, без алардан хәбәрләр көтәбез, тылдагылар бергәләп җиңүне якынайтуда ярдәм итәбез.

Спектакльдәге вакыйгалар тамашачыларны да, актерларны да елатты. Тамаша тәмамлангач пәрдәләр ябылды, тамашачы аягүрә басып, күз яшьләрен сөртеп, әле алкышлавын дәвам итте. Ә сәхнә артында эмоцияләр белән тулы актерлар кочаклашып елады...

Кәрәкәстә

Кәрәкәс авылы мәдәният йортында Шәриф Хөсәеновның “20 ел үткәч” драмасы күрсәтелде.

Аны районда Батырлык һәм бердәмлек елына багышланган «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсы кысаларында авыл үзешчәннәре сәхнәләштерде.

Спектакльдә 20 ел буена Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган улын көткән ана ролен – Мөнзилә Гыйниятуллина, 20 ел сөйгән егетен көткән кызны – Рима Вазагиева, узып баручы хатын ролен – Гөлнара Шәнгәрәева, 8 генә көн яшәп калган ирен көткән хатынны – Рузалия Мөхәммәтханова, 20 елдан соң кайткан солдатны Гаяз Гыйләҗиев зур осталык белән башкардылар. Артистлар үз геройларын югары дәрәҗәдә ачып, әсәр идеясен тамашачыларга җиткерә алдылар.

– Бу юлы да авылыбыз данын яклап, район клублары арасында катнаштык. Гаиләләрен, эш-мәшәкатьләрен читкә куеп, көндәлек репетицияләргә йөргән авылдашларыма рәхмәтемне белдерәм. Исән-сау булыгыз, авылыбыз сез булганга матур! – ди мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Зиязова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев