Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Башкортстанда танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылды

Шаран районында танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл куйдылар.

Шаран авылы мәйданында халык артистын искә алырга башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары җыелды. Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталова, республика мәдәният министры урынбасары Эльза Карамурзина, район хакимияте вәкилләре тантананың мәртәбәле кунаклары булды.

Һәйкәлне гранит ташыннан Октябрьский шәһәре скульпторы Рамил Шәфигуллин ясаган. Монумент милли бизәкле кием кигән, тальян гармунга кушылып җырлаучы артистны сурәтли.

Фән Вәлиәхмәтов 2024 елда вафат булды, аңа 74 яшь иде.

Фан Вәлиәхмәтов 2013 елда Шаран районының мактаулы гражданины исеменә лаек булды. Аның таланты һәм эшчәнлеге үз районында югары бәя алды. Ул Башкортстан Республикасы (2011) һәм Татарстан Республикасының (2007) халык артисты, БАССР (1989) һәм Татарстан Республикасының (1994) атказанган артисты. 2021 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров артистка Салават Юлаев орденын тапшырды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/baskortstanda-tanylgan-yrcy-fan-valiaxmatovka-haikal-acyldy-5907094 

Фото: www.bashinform.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев