Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Балачакның Яңа еллары

Югары Шепкәдә район мәдәният хезмәткәрләренең “Яңа ел тематикасына мәдәни-ял программаларын һәм чараларын оештыруның технологик процессы” дигән темага семинар узды.

Семинарга мәдәният йортында авыл халкының кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

Югары Шепкә авылы тырыш, уңган, күркәм гаиләләргә бай. Шундый гаиләләрнең берсе –Фәрхетдиновлар гаиләсе. Фәрхетдиновлар гаиләсендә 13 бала үсеп, әти-әниләре аларны олы тормыш юлына бастырган. Чарада аларның балалары, оныклары катнашты. Бу гаилә Яңа елны ничек каршы алган? Алар гаиләсенә генә хас булган нинди гореф-гадәтләре сак-ланган? Алар семинарда катнашучыларга әнә шулар турыда сөйләделәр.

Әнисә апа Яңа елга бизәү өчен ничек итеп чыршы алырга баруларын, барып җиткәч кенә балталары өйдә калуларын белүләре турында кызыклы итеп бәян итте.

– Ничек итсәк – иттек, әмма чыршыны алып кайттык, ләкин без кайтып җитүгә, сельсовет килеп керде өйгә, – дип искә алды ул.

Фәрхетдиновлар чыршы тирәли әйләнеп, балачак җырларын да искә төшерделәр. Кыш бабай белән Кар кызы булып киенеп, тамашачыларны Яңа ел белән котладылар.

– Без семинарда бер гаилә үрнәгендә яңа ел темасын яктыртырга булдык, чөнки гаилә эчендә милләт бар, милләт эчендә – халык, халык эчендә туган тел бар. Ә телебез яшәсә, безнең бәйрәмнәребез дә яшәячәк, – ди Югары Шепкә мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гыйлаева.

Югары Шепкәнең ак әбие Хәмдениса Сафиуллина колмак ипие пешерү серләре белән бүлешеп, мастер-класс күрсәтте.

Агач эше остасы Рәйхәт Сафиуллинны районыбызда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Аның матур, җыйнак сандыклары белән күпме кыз кияүгә чыккандыр! Ул да үзенең сандык ясау серләре белән бүлеште.

– Семинарны үткәрүдә ярдәм иткән, анда катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый чараларда без эш тәҗрибәсе белән уртаклашабыз, күп нәрсәгә өйрәнәбез, – ди Гөлсинә Гыйлаева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев