Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Әхмәтлеләр «Язмыш» спектаклен күрсәтте

Әхмәт авылы үзешчәннәре «Театр призмасы аша батырлык» район конкурсы кысаларында Данил Салиховның «Язмыш» драмасын сәхнәләштерделәр.

Әсәрдә сүз әфган сугышыннан сукыраеп кайткан хәрби, майор званиесендәге Нәсимнең язмышы турында бара... Әфганны, әлеге коточкыч сугышны оныта алмый ул. Нәсимгә көн саен ук булмаса да, авыр төшләр бик еш керә. Уянганнан соң да озак үз хәленә килә алмый, нигә җаныма бер генә көн дә тынычлык юк, дип өзгәләнә. Нәсим белән Зәмзәмиянең кызлары Гөлгенә мәктәпне тәмамлау алдында тора. Күз табибы булып, әтисен дәваларга хыяллана кыз. Ул әтисенең күзендә яшь бөртеге күреп сөенә. «Әтием, синең күзләреңне дәвалап булачак, күз яше чыккач өметле, диләр», — дип юата. Күршеләре Сөләйман карт ясалма күзләр барлыгын әйтеп өметләндерсә, Рамилә сукыр булса да, Нәсимнең кулы эшкә ята дип аның күңелен күтәрә. Нәсим йөрәген сатарга җыена. Аның янына сәер кеше килеп йөри, күп акча вәгъдә итеп йөрәген алмакчы була. Әнисе улына гаиләсен уйларга, кызының зур үсүен истә тотарга өнди, үзе сайлап алган гариплек түгел, туган җир, туган ил өчен биргән күзләр булуы турында аңлата. Нәсим аны тыңларга да теләми, һәр сүзен кире кага. Ләкин гаиләсе, әнисе Нәсимне үзләренең мәхәббәтләре белән бу адымнан саклап калалар...

Нәсим ролен авылның мәдәни тормышында актив катнашучы Әмир Сөләйманов күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Фәнзилә Боярова (Зәмзәмия), Рузилә Закирова (Гөлгенә), Гөлфия Сөләйманова (Наилә әби), Рөстәм Хамматов (Сөләйман карт, сәер кеше), Айрат Гарифуллин (Илдус), Ризида Абрамова (Рамилә) үз рольләрен оста уйнадылар.

«Әлеге үзәк өзгеч драма беркемне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Сәгать ярым эчендә без барыбыз да Нәсимнең тормышы белән яшәдек. Кайгырдык та, шатландык та, кайбер җирдә көлдек, кайбер үзәк өзгеч җирләрдә еладык. Артистларыбызга рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, уңышлар телим, алга таба да шундый тамашалар көтәбез», — ди Җәннәт Гарифуллина.

Үзешчәннәрнең әлеге спектакльне сайлаулары быел Әфган җиреннән соңгы солдатның чыгуына 35 ел тулу белән дә бәйле. Бу аяусыз сугыш Әхмәт авылын да урап үтмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев