Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Авыллар — мәдәни мирас сандыгы

Әлеге проект кысаларында районыбыз авыл җирлекләрендәге мәдәният йортлары эшчәнлеген тәкъдим итәбез.

Сармашбашта
Сармашбаш авылы мәдәният йортында үзешчәннәр Мөнирә Сафина әсәре буенча әзерләнгән «Ике болыт» спектаклен тәкъдим итте.

Спектакль районда Батырлык һәм бердәмлек елы уңаеннан узучы «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсы кысаларында әзерләнде.

-«Ике болыт» — ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яктырткан драма әсәре. Әлеге спектакль тамашачыны тетрәндерә, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә. Залда утырган хатын-кызларның гына түгел, ир-атларның да күңелен йомшартты артистларыбыз. Һәрберебезгә дә үстергән балаларыбыз, оныкларыбызның игелеген, шәфкатен тоеп яшәргә язса иде, — ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алсу Гыйниятуллина.

Спектакльдә төп тема итеп ата-ана һәм балалар проблемасы күтәрелә. ...Авылда яшәүче карт карчык белән бабай олыгайган көннәрендә ялгыз калалар. Алар авылдан китәргә теләмәсәләр дә, мәҗбүриләп диярлек шәһәргә алып китәләр, әмма бер-берсеннән аерылырга туры килә. Чөнки балаларының ике карт кешене икесен бергә карыйсылары килми. Иң аянычлысы — авылдагы йортларын рөхсәтсез саталар...
«Көндә кадерле вакытларын кызганмый репетицияләргә йөргән үзешчән артистларыбызга, сәхнә артында булышучы кызларга, спектакльне карарга килгән авылдашларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез», — ди Алсу Гыйниятуллина.

Түбән Лоҗыда

Түбән Лоҗы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре коймак бәйрәм оештырды.

Клуб янында урамда узган бәйрәмгә балалар һәм өлкәннәр килде, аларны кайнар коймак белән сыйладылар һәм уеннар уйнаттылар.

«Озын ялларда авылдашларыбызны коймак бәйрәменә җыеп, ял иттереп алырга булдык. Бәйрәмгә килүчеләр бер-берсен чанага утыртып та узыштылар, аркан да тартыштылар, балалар себеркегә атланып та чаптылар. Биешеп тә алдык. Уеннарда катнашкан һәркайсына бүләкләр өләштек», — ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Энҗүдә Исламова.

Бәйрәм бик күңелле булды, соңыннан барысы клуб эченә кереп, кайнар чәй эчтеләр.

Югары Мәлемдә

Югары Мәлем мәдәният йортының «Балкыш» халык театры «Мин исән, әни!» дип исемләнгән ретроспектив хикәятне сәхнәләштереп, тамашачы хөкеменә тәкъдим итте.

Тамаша районда Батырлык һәм бердәмлек елы уңаеннан уздырылучы «Театр призмасы аша батырлык» район фестивале кысаларында әзерләнде. Тамашачы хөкеменә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тәкъдим ителде.
Спектакльнең эчтәлеге бүгенге көн кадагына суга. Ул илебез өчен авыр сынауга әверелгән өч чорны үз эченә ала: Бөек Ватан сугышы, әфган сугышы, махсус хәрби операция.

Бүгенге көндә дә, моннан 79 ел элек Ватан сагына баскан ата-бабаларыбыз кебек үк, ир-егетләребез Ватан иминлеген саклап фронтка китәләр. Һәм шул вакыттагы кебек, без алардан хәбәрләр көтәбез, тылдагылар бергәләп җиңүне якынайтырга ярдәм итәбез. Яу кырындагы газиз улларыннан әниләр хәбәр көтеп яши.

Махсус хәрби операциядә катнашучы солдат ролен уйнаган Руслан Николаев образы аша Ватан сагына баскан егетләребез өчен борчылып, һәркем аларның исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтуларын теләп утырды. Яу кырында барган бәрелешләр, госпитальдә дәваланучы яралылар, тылда хезмәт куючы хатын-кызлар... Тамашада уйнаучы 19 үзешчән артистның уеннары искиткеч! Сценарий авторы Миләүшә Хәйруллина, режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин спектакльне куюда зур көч куйганнар. Тамаша зур эзләнүләр аша, төрле чыганакларга нигезләнеп әзерләнгән.

—Авылдашларыбыз алдында хикәятне куйганда тамашачыларның күбесенең елап утыруын күрдек. Менә шушы күз яшьләре безнең иҗатыбызга зур бәһа дә инде. Кешеләрнең йөрәгенә үтеп керә алганбыз икән, димәк, тырышлыгыбыз бушка булмаган, — ди мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.

Әхмәттә

Әхмәт авылы үзешчәннәре Данил Салиховның «Язмыш» драмасын сәхнәләштерделәр.

Әсәрдә сүз әфган сугышыннан сукыраеп кайткан хәрби, майор званиесендәге Нәсимнең язмышы турында бара... Әфганны, әлеге коточкыч сугышны оныта алмый ул. Нәсимгә көн саен ук булмаса да, авыр төшләр бик еш керә. Уянганнан соң да озак үз хәленә килә алмый, нигә җаныма бер генә көн дә тынычлык юк, дип өзгәләнә. Нәсим белән Зәмзәмиянең кызлары Гөлгенә мәктәпне тәмамлау алдында тора. Күз табибы булып, әтисен дәваларга хыяллана кыз. Ул әтисенең күзендә яшь бөртеге күреп сөенә. «Әтием, синең күзләреңне дәвалап булачак, күз яше чыккач өметле, диләр», — дип юата. Күршеләре Сөләйман карт ясалма күзләр барлыгын әйтеп өметләндерсә, Рамилә сукыр булса да, Нәсимнең кулы эшкә ята дип аның күңелен күтәрә. Нәсим йөрәген сатарга җыена. Аның янына сәер кеше килеп йөри, күп акча вәгъдә итеп йөрәген алмакчы була. Әнисе улына гаиләсен уйларга, кызының зур үсүен истә тотарга өнди, үзе сайлап алган гариплек түгел, туган җир, туган ил өчен биргән күзләр булуы турында аңлата. Нәсим аны тыңларга да теләми, һәр сүзен кире кага. Ләкин гаиләсе, әнисе Нәсимне үзләренең мәхәббәтләре белән бу адымнан саклап калалар...

Нәсим ролен авылның мәдәни тормышында актив катнашучы Әмир Сөләйманов күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Фәнзилә Боярова (Зәмзәмия), Рузилә Закирова (Гөлгенә), Гөлфия Сөләйманова (Наилә әби), Рөстәм Хамматов (Сөләйман карт, сәер кеше), Айрат Гарифуллин (Илдус), Ризида Абрамова (Рамилә) үз рольләрен оста уйнадылар.

«Әлеге үзәк өзгеч драма беркемне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Сәгать ярым эчендә без барыбыз да Нәсимнең тормышы белән яшәдек. Кайгырдык та, шатландык та, кайбер җирдә көлдек, кайбер үзәк өзгеч җирләрдә еладык. Артистларыбызга рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, уңышлар телим, алга таба да шундый тамашалар көтәбез», — ди Җәннәт Гарифуллина.

Үзешчәннәрнең әлеге спектакльне сайлаулары быел Әфган җиреннән соңгы солдатның чыгуына 35 ел тулу белән дә бәйле. Бу аяусыз сугыш Әхмәт авылын да урап үтмәгән.

Түбән Биштә

Түбән Биш үзешчәннәре Данил Салиховның «Мөхәммәт» драмасын сәхнәләштерделәр.

...Кинәт поезд кычкырткан тавышка сәхнә яктыра, сугыш чорындагы киемнәрдән карт-корылар, бала-чагалар, ир, хатын чыга. Аларның кайсы сата, кайсы ала, кайсы озата-каршы ала. Әлмөхәммәт кенә сәхнәнең алгы планында олы толып күтәргән дә әле бер якка, әле икенче якка йөгерә. Поездның тормоз башмакларын сызгыртып туктавы ишетелә. Бераздан Әлмөхәммәт, Мөхәммәтне толыбына төреп күтәргән хәлдә, алгы планга килә. Җиргә куя. Тезләнә дә күкрәгенә кыса. Икесе дә үкси-үкси, бер-берсенә капланып елыйлар. “Әткәй, янәдән бишек баласы булып кайттым бит. Бишек баласы аякка бер басып, тәпи атлап китә, мин кабат атлап китә алмаячакмын. Мин бит сиңа гомерлек бәла...” – дип ачыргалана.
Рольләрне оста итеп бүлү, музыкаль бизәлеш, декорация, костюмнар, утлар бирелеше – һәрберсе уйланылган, җиренә җиткерелгән. Әлеге спектакль – уйландыра, тетрәндерә торган тамаша...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев