Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Авыллар – мәдәни мирас сандыгы

Агымдагы ел муниципаль районда Батырлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Шул уңайдан авыл мәдәният йортлары арасында «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсы бара.

Куш-Елгада

Куш-Елга мәдәният йортында үзешчәннәр Рәзинә Сәетгәрәеваның «Онытырга хакыбыз юк» дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштереп, жюри хөкеменә һәм авылдашларына тәкъдим итте.

Спектакльдә вакыйгалар сугыш һәм сугыштан соңгы елларны үз эченә алган... Сания кияүгә чыгып, ярты ел гына бәхетле яшәп кала, Кәшифе сугышта хәбәрсез югала. Тол калган хатынга кызын ялгыз үстерергә туры килә. Ул үзенең башыннан узганнарны, тылдагы авырлыкларны, ачлык-ялангычлыкларны бүгенге буынга гыйбрәт булсын өчен сөйли.
Спектакльне карарга автор үзе дә килгән иде. Рәзинә Сәетгәрәева үзешчәннәр уйнавын югары бәяләде.

Югары Пәнәчедә

Югары Пәнәче авылы үзешчәннәре Фатих Хөснинең «Кабак» хикәясен сәхнәләштерде. «Кабак» хикәясен мәдәният хезмәткәрләре яңача вариантта тәкъдим итте.

 

— Солдаттан хат, гуманитар ярдәм, мәдәният йортында үтүче кичәләр турында өзекләр спектакльнең эчтәлеген тагын да тирәнрәк итте. Төрле яшьтәге артистларыбыз үз рольләрен оста итеп ачып бирә алды, — ди мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Маһи ролен — Гөлшат Михайлова, Малиһәне —Минзәлия Әхтәмҗанова, Нисаны — Мәрьям Гарифуллина, күрше әбисен — Рәмзия Исмәгыйлева, Маһи кызын — Гөлия Шакирова, Маһи оныгын — Кәрим Шакиров, Гөлия классташын — Эльмира Шакирова, Солдатны — Азат Исмәгыйлев, Малиһәнең яшь вакытын Ильвина Шәрифуллина башкарды. Тамашачылар спектакльне бик яратып кабул иттеләр.

«Сәхнәне бизәүдә дә авылдашларыбыз зур ярдәм итте. Кабакларны Илүсә апа Кәримова, Зәйтүнә апа Хөсәенова, Минзәлия Әхтәмҗанова алып килде, койманы — Илдус абый Хөсәенов, авыл өе баннерын рамка ясап элеп куючы Ришат Шакиров булды. Авыл өе күренешен чагылдырган баннерны тамашаны карарга килгән һәркем ошатты. Чын безнеңчә, авылча, нурлы өй булган бу, диделәр. Әлеге тамашада катнашкан һәр артистка рәхмәтлебез», — ди Илһамия Рәисовна.

Карманда

Карман авылы үзешчәннәре Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» пьесасын сәхнәләштерде.

Пьесада Бөек Ватан сугышы башлану белән ирләре фронтка киткән, һәрберсе үзенчә бәхетле булган яп-яшь, чибәр, уңган татар хатыннары турында сүз бара. ...Ирләренең әле сугышка чыгып китмәгәнлекләрен, Раевка станциясендә ач ятуларын ишеткән алты хатын ирләре янына ризыклар алып, күрешеп кайтырга дип чыгып китәләр. 62 чакрым юл да, төрмә белән куркытулар да алар өчен киртә була алмый. Барып җитә алырлармы икән? Йөкләре дә бик күп? Арбаларында бала, аягы зәгыйфь хатын да бар? Күңелләрендә әзерләгән сүзләрен ирләренә әйтә алырлармы? Спектакльне караганда әлеге уйлар күпләргә тынгы бирмәгәндер...

«Бу спектакль бүген бик тә актуаль. Бүгенге көндә дә, моннан 79 ел элек кебек үк, ир-егетләребез Ватан иминлеген саклап фронтка китәләр. Һәм шул вакыттагы кебек, без алардан хәбәрләр көтәбез, тылдагылар бергәләп җиңүне якынайтырга ярдәм итәбез. Карманда да бу уңайдан зур эш алып барыла: маскировка челтәрләре үрәбез, окоп шәмнәре ясыйбыз, гуманитар ярдәм җыябыз. Спектакль уйландыра да, тетрәндерә дә. Сәхнәдә үзешчәннәр бик оста уйнадылар. Рәхмәт аларга шәхси вакытлары белән исәпләшмичә репетицияләргә йөргән өчен. Бердәм булганда гына без көчле», — ди Карман мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Мөхәсимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев