Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Авыллар — мәдәни мирас сандыгы

Районның авыл мәдәният йортларында күптөрле чаралар уза.

Бура-Киртәдә

Бура-Киртә мәдәният йортында авыл үзешчәннәре ел саен спектакль күрсәтәләр. Быел да Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» моңсу комедиясен сәхнәләштерделәр.

...Вакыйга бер ташландык авылда бара. Әсәрдә караучысыз калган ялгыз карчыклар тормышы сурәтләнә. Карчыклар олы яшькә җитсәләр дә, татар халкының йолаларын югалт-мау, авылны яшәртү, яшәтү хыялы белән яналар. Язмышлары, характерлары төрле булган авыл әбиләрен ялгызлык берләштерә.

Бик тәрбияви әсәр. Халык тын да алмый спектакль карады, олы яшьтәге тамашачы күз яшьләрен тыя алмады.

Елаттылар да, көлдерделәр дә җирле артистлар. Аларның уйнаулары һич тә артистларныкыннан ким булмады. Укытучы Ләйсән Садыйкова яшь булса да, 90 яшьлек әби ролен зур осталык белән уйнады. Мәдәният йорты директоры Рузилә Сәгыйдуллинаның яңа талантын да ачтык тамашада: гармунда уйнап җибәрде. Рифкать Сәгыйдуллин, Альбина Мөхәммәтшина, Мәгъфия Хәбибуллина, Светлана Зарифуллина, Валентина Мөхәммәтдинова һәм аның кызы Миләүшә образларын күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек белән ачтылар. Рәхмәт аларга! Тагын шундый матур тамашалар көтеп калабыз.

Җәннәт Гарифуллина.

Аксарда

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шәһәр-районда бу уңайдан төрле чаралар уздырыла.

Узган якшәмбедә Аксар мәдәният хезмәткәрләре «Әти, әни hәм мин — бергә бердәм гаилә» дип исемләнгән гаилә эстафетасы оештырды. Эстафетада катнашучы гаиләләр һәм җанатарлар мәктәп спорт залына җыелды.

«Ярышны Рушат Зиннәтов алып барды. Икегә бүленгән командаларда Әшрәповлар, Галимовлар, Сәфәргалиевлар, Бәхтевәлиевлар, Нуруллиннар, Әхмәтшиннар, Гарифуллиннар гаиләләре ярышты. Спорт яратучы Фәтхелгаян абый Әхмәтжанов hәм Газыйм абый Рафыйков жюри итеп сайланып, гадел хөкем итте», — ди мәдәният хезмәткәрләре.
Ярышларда җиңүче, җиңелүчеләр булмады, ул дуслык җиңүе белән тәмамланды. Эстафетада катнашкан гаиләләргә баллы күчтәнәчләр бирелде, барысы да күтәренке рухта таралышты.

Түбән Лоҗыда

Түбән Лоҗы мәдәният йортында Гаилә елы уңаеннан матур очрашу оештырылды.

Үрнәк, матур, парлы гаилә юлы узучы гаиләләр очрашуның күрке булдылар. Алар гаилә серләре белән уртаклаштылар.
«Очрашуга пар канатлы, гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен хөрмәтләп, яратып яшәүче, гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган алты гаилә килде. Кичә бик җылы узды. Бергә эшләгән дәвердә булган кызыклы хәлләрне искә алып көлешеп, җырлап-биеп, уеннарда катнашып, очрашу бер мизгелдә сизелми дә үтеп китте», — ди мәдәният йорты җитәкчесе Энҗүдә Исламова.

Кадердә

Кадер авылы мәдәният йортында Фәүзия Бәйрәмованың «Сандугач балалары» драмасы күрсәтелде.

Аны районда Батырлык һәм бердәмлек елына багышланган «Театр призмасы аша батырлык» фестиваль-конкурсы кысаларында авыл үзешчәннәре сәхнәләштерде.

Спектакльдә бүгенге көн кадагына суга торган актуаль мәсьәләләр күтәрелә: Сандугач белән Габделхәй гаиләсенең язмышы сурәтләнә. Алар ике ул үстерәләр. Олы уллары әфган сугышына үз теләге белән китеп, эзсез югала. Кече уллары да шунда китеп, үлеп кала. Олы уллары ярты җанын чит илдә, сугышта калдырып, дүрт елдан кайтып керә. Габделхәйне җитәкчеләргә каршы чыкканы өчен төрмәгә утырталар. Ана бу хәсрәткә түзә алмый һәм акылыннан яза. Чөнки аның нәсел җебе өзелергә тора. Бу авыр кайгыдан аны оныгы, нәсел дәвамчысы гына коткара. Нинди кайгылар күрсә дә, ана йөрәге түзә, чөнки тормыш дәвам итә...

Рольләрне ана — Гөлфия Сөләйманова, әти — Рөстәм Хамматов, уллары — Айрат Гарифуллин, Руслан Батаев, киленнәре Роза — Азилә Закирова, авыл советы җитәкчесе — Фәнзилә Боярова, милиционер — Гөлүзә Хамматова оста итеп башкардылар. Музыка бизәлеше буенча Лениза Закирова җаваплы булды.

Авыл халкы тарафыннан спектакль җылы кабул ителде, тамашачының күңел түренә үтеп керде. Бу спектакльдә уйнаган авыл үзешчәннәренә рәхмәт әйтәсем килә, бигрәк тә яшь буынга. Мондый актив үзешчән коллективлар булганда театрлар куелыр, мәдәният йортлары гөрләп торыр дип ышанып калабыз.

Гөлфия Сөләйманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев