Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

Автоклуб – юлда

Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләренең “Сөмбелә” вокаль ансамбле Югары Лоҗы авылы мәдәният йортында чыгыш ясады.

Концерт программасында татар, керәшен, рус халык җырлары яңгырады. Дәртле биюләргә тамашачылар да кушылып биеде. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләренә багышлап һәвәскәрләр җырлар башкарды.

-Авылларга чыгып, ял концертлары оештыру гадәткә керде. Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан, кече авылларга чыгып халыкның күңелен күтәрәбез. Бигрәк тә махсус хәрби операциядә булган егетләрнең әти-әниләрен хөрмәтлибез, - ди автоклуб җитәкчесе Сиринә Хөснетдинова.

Сәгать ярымга исәпләнгән ял программасы сизелми дә узып китте.

Фотолар район мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев