Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Әниләрне җыр-моң берләштерде

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина Зәебездә тагын бер үзенчәлекле, күркәм проектны гамәлгә ашырды.

Инде берничә буын балаларда җыр-моңга мәхәббәт тәрбияләп, тупланган балалар вокаль-хореография ансамбльләре белән республикага гына түгел, илебездә танылып өлгергән, халыкара бәйгеләрдә чыгыш ясаган «Мирас» һәм «Азаль» ансамбльләренә Әлфия Хәмис кызы тагын бер иҗат коллективын өстәлде. Ул «Яхшы кәеф» дип атала.

Яңа ансамбльнең үзенчәлеге шунда — ул нигездә «Мирас» һәм «Азаль» ансамбльләренә йөрүче балаларның әниләрен берләштерде. Әлбәттә инде, коллективка җыр-моң сөюче башка гүзәл ханымнар да кушылды. Иҗат төркеменең дебюты да нәкъ менә Әниләр көненә багышланган чарада булды.

«Җыр-моңга мәхәббәт кешеләрне берләштерә. Безнең яңа коллектив белән дә шулай булды. Талантлы балаларын күзәтүче, аларга ярдәм итүче әниләргә дә көннәрдән бер көнне илһам килде. Киңәшләштек тә урта буын хатын-кызлардан торган коллектив булдырырга карар кылдык. Минем инде күптәнге хыялым бар иде. Бик тә төрле һөнәр ияләре булган ханымнарны җыр сәнгатенә тартасым, аларны бер максатка берләштерәсем килә иде. Менә ул теләгем тормышка ашты», — ди Әлфия Вәлиуллина яңа иҗат төркеменә сокланып карап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев