Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Аксарның «Тургай» халык театры спектакль куйды

Аксар мәдәният йортында Мөнирә Сафинаның «Ике болыт» дип аталган драмасы куелды.

Авыл өлкәннәренең язмышын сүрәтләүче бу әсәр бик дөрес сайлап алынган. Уйландыра, узган гомергә нәтиҗә ясарга мәҗбүр итүче әсәр.Әйе, әти-әниләр, күбрәк балаларга матди ярдәм итәргә: тамаклары тук, өсләре бөтен, тормышлары җитеш булсын өчен тырышабыз шул.Ә рухи байлыклары турында аз кайгыртабыз икән. Ике баласына да яхшы йортлар төзергә булышкан бабай-әбинең шундый кадерсез хәлдә калулары бик кызганыч, әлбәттә.

Ә артистларыбызның уйнау осталыкларына килсәк, минемчә, һич тел-теш тидерерлек түгел. Рафаэль Хәсәншин, Нурфия Хөснетдинова, Флера Гыйниятова, Гөлзирә Хәбибуллина, Лилия Динмөхәммәтова — hәркайсы үз урынына дөрес сайлап алынган, үзләрен сәхнәдә иркен тоталар. Салмак хәрәкәтләр, акрын сузып кына сөйләшү, еш күңел тулу — барысы да өлкәннәр өчен хас сыйфатлар һәм аны башкаручылар бик дөрес кулландылар. Афәрин генә диясе килә.Рәхмәт. Драма әсәре булгач тәэсирләнеп, соңыннан кул чабулар ягъни рәхмәтләребез генә аз кебек тоелды, чөнки һәркайсыбыз үз хисләренә бирелгән иде. 

Гөлнур Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев