Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Аксар сәхнәсендә – «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле

Аксар «Тургай «халык театры 1995нче елда оешып, үзенең тәүге чыгышын тәкъдим итә. Утыз ел дәвамында театрны югалтмыйча, исеменә тап төшермичә аксарлылар сәхнә тота.

Артистларыбыз елдан-ел өстәлеп һәм остарып  сәхнәгә яңа матур спектакльләр куя.    Быел да театрыбыз Әниләр көне уңаеннан Туфан Миңнуллинның «Әниләр hәм бәбиләр» спектакле белән уңышлы чыгыш ясап, тамашачыны сөендерде. Спектакльдә катнашкан артистларыбыз Флүрә Гыйниятова, Айгөл Гомәрова, Гөлзирә Хәбибуллина, Зөhрә Бәхтевәлиева, Гүзәлия Миңнуллина, Гүзәл Хәйруллина, Гөлфия Динмөхәммәтовалар рольләрен зур осталык белән башкарды. Зал тутырып  килгән халык күтәренке кәеф белән таралды тамашадан.

Аксар халкына  куйганнан соң , шәхси вакытларын кызганмыйча, тамашаны күрше авылларга да барып куярга тәкъдим иттеләр. Гастрольләребез Югары Шепкә, Түбән Биш, Югары Пәнәче авылларында дәвам итте.  Бик җылы кабул иткән тамашачы һәм коллегаларыбызга рәхмәтебез зурдан. 

Безнең хәлне аңлап, техника белән ярдәм иткән авылдашыбыз Илсур  Гатин, Фәнис  Гыйниятов, Имәнлебаш мәдәният йортыннан  Илгиз Әхмәтҗановларга да рәхмәт әйтәсебез килә.  Халыкны сагындырган, күпме карасаң да туйдырмый торган "Әниләр hәм бәбиләр" спектакле белән тамашачыны сөендердек дип уйлыйбыз. Өч атна дәвамында һәр кич репетициягә йөрдек, үзебезгә рухи азык,  энергия алып, тамашадан соң күңелле хисләр кичереп, яңадан-яңа спектакльләр әзерләргә сүз куешып, вакытлыча аерылдык. Спектакльдә катнашкан кызларыбызга, тавыш, ут өчен җавап биргән, декорация әзерләүдә булышкан Рафаэль Хәсәншинга зур рәхмәт әйтәбез. 

Гүзәлия Миңнуллина
Аксар мәдәният йорты җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев