Аксар мәдәният йортында “Дуслык күпере” кичәсе узды
Чара күбрәк авылның Ватанны саклаучыларына багышланды.
Җыр-биюләр башкарылып, күңел кылларын тибрәтүче шигырь юллары да ил сагында торучылар хакында сөйләнде.
Район авыл мәдәният йортларыннан артистлар килеп, Аксар сәхнәсендә ямьле чыгышларын бүләк иттеләр.
Мәдәни чарага бүгенге көндә армия сафларында булган һәм махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең әти- әниләре чакырылган иде. Чечня, Әфган сугышларында катнашкан авылдашларның батырлыклары да искә алынды.
Кичәдә егетләрнең якыннарына карата изге теләкләр, Ватан алдындагы бурычларын үтәргә әзер булган уллар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Һәр егет белән таныштырып, аларның фотосурәтләре экранда күрсәтелде.
- Сезнең балаларыгыз бүген үз хезмәтләрен намус белән башкара, үзләрен лаеклы күрсәтә. Сәламәт булыгыз, өйләрегездә барысы да яхшы булсын, улларыгыз аннан исән-сау әйләнеп кайтырлар дип өметләнәбез һәм ышанабыз”, — дип мөрәҗәгать итте СВОда катнашучыларның якыннарына мәдәният йорты директоры Гүзәлия Миңнуллина.
Күптән түгел һәлак булган әфганчы Айрат Мөхәммәтдиновны да искә алдылар. Физик мөмкинлеге чикле булса да, ул сау-сәламәт булган башкаларга үрнәк итеп куярлык иде.
Күп кенә чыгышлар районда игълан ителгән Ватанпәрвәрлек һәм бердәмлек елына багышланды.
Бу очрашу үзара тәҗрибә алмашу, дуслык күперен ныгыту чарасы да булды.
-Дуслык күперебез киләчәктә тагы да нык, кунакка йөрешүләр дәвамлы булсын һәм матур традициягә әйләнсен иде, – диде Аксар мәдәният йортында эшләүчеләр күрше авыллардан килгән хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.
Фото мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев