Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Әкияти «Шалкан» һәм Яңа ел могҗизасы: «Радость» үзәгендә 2026 елны ничек каршы алдылар

25 декабрьдә Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә көндезге бүлектә социаль хезмәтләр алучылар өчен Яңа ел очрашуы узды.

Бәйрәм узып баручы елның якты финалы һәм катнашучылар өчен чын иҗади алгарыш булды. Төп вакыйга яраткан «Шалкан» әкияте мотивлары буенча театральләштерелгән иде. Үзәктә тәрбияләнүчеләр, артистлык кына түгел, гаҗәеп бердәмлек күрсәтеп, әкият геройларына әверелделәр. Аларның ихлас уеннары тамашачыларга чын Яңа ел могҗизасы бүләк итте.

Бәйрәмгә иң якын кешеләр – әти-әниләр, туганнар, опекуннар һәм дуслар, шулай ук үзәк белгечләре җыелды, алар барысы да теартальләштерелгән тамашада катнашучыларның уңышларына шатландылар. Төп тылсымчы — Кыш бабай барысын да күңелле конкурсларга җәлеп итте, табышмаклар әйтте, ә иң кыю катнашучылар шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар.

“Зәй шәһәре адвокатлар консультациясенең Яңа ел бүләкләре күңелле сюрприз булды. Очрашу  дискотека һәм  чәй эчү белән тәмамланды. Чәй табыны артында катнашучылар тарихлары белән уртаклаштылар, киләсе елга планнар төзеделәр һәм оештыручыларга матур бәйрәм өчен рәхмәт белдерделәр”, - ди социаль белгечләр.

Фотолар “Радость” үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев