Уңган, тырыш, тәвәккәл Мөнирә апабыз
Бик сөенеп һәм горурланып үзебезнең кадерле туганыбыз Мөнирә Вәли кызы Фәрхетдинова-Балакаева турында язабыз.
Аңа 17 августта 70 яшь тула. Апабыз Зәй районы Югары Шепкә авылында унөч балалы гаиләдә дуртенче бала булып дөньяга килә. Үзенең максатчанлыгына, тырышлыгына күрә тормышын матур итеп кора, авырлыклардан курыкмыйча, зур җаваплылыкларны үз өстенә алып кыю яши.
Мәктәпне бетерүгә, Зәй тегү комбинатына эшкә керә. Олы апабыз Рәйсә белән анда тегүче һөнәрен үзләштерә һәм гомер буе тегү эшен яратып башкара. Ул һәрвакыт зәвык белән үзенчәлекле итеп тегеп кием киде. Бер ел эшләгәннән соң Зәй ГРЭСына эшкә керә. Эшендә аңа яңа профессия үзләштерергә тәкъдим итәләр һәм ул Чапаевск шәһәрендә училищеда укып, химик-лаборант белгечлеген алып кайта. Тырыш, үз эшенә җаваплы караган кызны эшендә бик яраталар, грамота, премияләр белән бүләклиләр. Химцехта авария булган очракта ул җитез генә тиешле краннарны ябып, шартлауны булдырмый кала. «Чак исән калдым шул вакыт», — дип искә ала апа ул куркыныч минутларны.
Алты ел эшләгәннән соң ул КФМЭИга укырга керә һәм инженер-наладчик дипломы ала.
«Мәскәү пуско-наладочное управление»гә эшкә юллана. Брянск шәһәрендә инженерлар җитмәү сәбәпле, апаны Брянск участогына җибәрәләр. Бик сагындыра туган яклар, әти-әни, туганнар, биш ел укыган Казан каласы... Чираттагы ялны да ала алмый, чөнки эш күп. Шулай да бер ялга чыккач, хезмәттән азат итүне сорап гариза язгач, җитәкче әллә чынлап, әллә уйнап: «Миңа Юныс Әхмәтҗановның „Татар халык ашлары“ китабының рус телендә басмасын алып килсәң, җибәрермен», — ди. Нәкъ шул вакыт ике туганыбыз Казан татар ашлары йорты училищесында Юныс Әхмәтҗановның укучылары була. Разилә сеңлем Юныс Әхмәтҗанов имза куйган китабын Мөнирә апама бүләк итә. Шуннан соң апаны эшеннән җибәрәләр.
Ул Казанга кайта, тик эшкә урнашу да җиңел булмый. «Мәскәү пуско-наладочное управление»нең Казан участогы җитәкчесе катлаулы проект бирә: «Әгәр булдыра алсаң, эш урыны синеке!» — ди. Инженер-наладчик һөнәрен апа — читтән торып түгел, аудиториядә тир түгеп, тирәнтен үзләштергән белгеч. Сүз дә юк, проект әзер, завод гөрләп эшли башлый. «Әгәр Мөнирә Вәлиевна килеп эшләмәсә, заводыгызны җибәрә алмас идегез», — дип бәя бирә эшне кабул итүче эксперт.
Кечкенәдән әтинең мотоциклында йөргән техника яратучы кызга машина йөртү кызык бер шөгыль кебек кенә була. Эшли башлауга машина алып, җилдереп Зәй-Чаллы-Казан юлларын ярган ханым барысына да җитешә. Татарстанда гына түгел, күрше республикаларда да завод котелларын эшләтеп җибәрү аның яраткан эшенә әверелә. Хатын-кыз дип өстән генә караучылар әлеге ханымның ныклы характерын, төпле биргән киңәшләрен күреп һәрвакыт «Валиевна килде!» — дип хөрмәт белән каршы алалар.
Гөрләп узган туй, бер-бер артлы туган балалар яшь гаиләгә булган тормыш мәшәкатьләрен җиңәргә, җилкенеп эшләргә зур сәбәп була. Балалар тырышып укыйлар, Раилә мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый һәм КФМЭУга керә. Ришат та әти-әнисен сөендереп, апасы Раиләдән үрнәк алып, КФМЭУны кызыл дипломга тәмамлап, армия сафларына китә.
Мөнирә апа «Казан пуско-наладочное упраление»дә эшләп, «Хезмәт ветераны» дигән исемне алып лаеклы ялга чыга. Күп санлы грамоталары, рәхмәт хатлары хәзерге көндә гаилә архивында зур коллекция булып тора.
Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши. Лаеклы ялга чыккач та ул Яр Чаллыда заводта цех җитәкчесе булып эшли.
Мөнирә апа — бик тәвәккәл, эшкә батыр. Ул йорт салырга исәп иткән икән — ул йорт булачак! Яр Чаллы шәһәре янәшәсендә урнашкан Суар поселогында ак киречтән салынган биек йорт көлеп тора. Тирә-ягы — гөлбакча. Тормыш ямен-тәмен белеп, армый-талмый эшләгән эш нәтиҗәсе бит ул!
Кадерле Мөнирә апа! Һәммә туганың сиңа бик рәхмәтле, кылган яхшылыкларын күңелдә. Сине 70 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Роберт җизни белән кызың Раилә, улың Ришат, киявең Дамир хөрмәтендә озын-озак, сәламәт яшәвеңне теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев