Энҗе Әгъләмова: «Безгә һәр укучыбыз кадерле»
Бүген «Зәй офыклары» газетасының баш мөхәррире Энҗе Әгъләмова 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Туган көне уңаеннан без аның белән әңгәмә кордык.
— Энҗе Рәнифовна, сүзне туган ягыгыз, әниегез турында сөйләшүдән башлыйк әле...
— Туган ягым Кукмара районы. Бу төбәк республикабызга күп кенә иҗат кешеләре биргән җир буларак, миндә дә күрәсең иҗатка тартылу көчле булган. Әнием Дания Шәрипова туган авылым Мәмәширдә яши. Ул да озак еллар авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Еш кына әнием мине авыл, район сәхнәсендә шигырьләр сөйләтә, хәтта өлкәннәр катнашындагы спектакльләрдә балалар ролен уйнарга катнаштыра иде.
— Белемегез?
— 1996 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультеты татар бүлеген тәмамладым. Студент елларында ук «Мәгърифәт» студентлар газетасында эшләдем.
— Хезмәт юлыгыз...
— Хезмәт юлымны Чаллы телерадиокомпаниясеннән башладым. 1996 елның июнендә әле кулга диплом алмаган да килеш, телевидениегә килеп тәүге сюжетларны ясадым. Анда төп остазым Гөлсирә апа Солтанова булды. Шулай да мине радиожурналистика үзенә ныграк җәлеп итте. Башта чыбыклы радиода, аннан соң «Күңел» радиосы ачылгач, әлеге радиода хезмәт куйдым. Анда хәбәрләр бүлеге корреспондентыннан "Чаллы телевидениесе«нең радио буенча директор урынбасары вазифасына кадәр эшләдем. Ә тормышка чыккач, Зәйгә кайтып төпләндем. Быел «Зәй офыклары» газетасында эшли башлавыма да 15 ел тула.
— Ни өчен журналистика өлкәсен сайладыгыз?
— Журналистиканы сайлавым бик кызыклы килеп чыкты. Әйткәнемчә, мәктәп елларында бик актив төстә мәдәни чараларда, җәмәгатьчелек эшчәнлегендә катнаша идем. Ул вакытларда районнан төрле чараларга махсус вәкил җибәрелә иде. Безнең авыл кураторы, күрәсең, районның «Хезмәт даны» газетасы редакторы Расыйм абый Ризванов булган. Чөнки ул Мәмәширдән «кайтып та керми» иде. Һәр чарага килә, чыгыш ясый. Ә мин шул чаралар азагындагы концертларда я шигырь сөйлим, я биим. Җитмәсә, еш кына Бөек Ватан сугышы ветераны булган бабам Зариф Шәрипов шигырьләрен укыйм. Ә бабай район газетасының актив хәбәрчесе иде. Менә шул алшартлар журналистикага китерде дә инде. Гәрчә, минем бу һөнәр турында бөтенләй уйлап та караганым юк иде. Унберенче сыйныфны тәмамлаганда соңгы кыңгырау бәйрәменә, гадәттәгечә, Расыйм абый Ризванов килде мәктәпкә. Чарадан соң мине чакырып алды да журналистикага укырга барырга кыстарга кереште. Аның киңәше буенча дүрт-биш материал яздым да алар аны район газетасында бастыра бардылар, чөнки журналистика факультетына укырга керү өчен басылган материаллар кирәк. Шуның белән студент булып киттем.
— Матбугатта беренче язмагыз?
— Беренче язмам нәкъ менә район газетасында Мәмәшир мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән иде (көлә).
— Остазыгыз дип кемне саныйсыз?
— Остазларым күп булды. Иң беренче, мөгаен, бабам Зариф Шәриповны атарга кирәктер. Аннан соң Расыйм Ризванов, журналистика факультеты деканы булган Флорид Әгъзамов (диплом эше җитәкчесе), билгеле шәхесләр Вәсил Гарифуллин, Рәмис Аймәт һәм күп кенә башка иҗат кешеләре.
— Баш редактор буларак бүгенге көндә нинди максат куеп эшлисез?
— Максат бер — укучылар яратып укый торган газета әзерләү. Безгә һәр газета укучыбыз кадерле. Сайтны да, социаль челтәрләрдәге аккаунтларны да алып барырга өлгерәбез. Өстәвенә әле газетага язылу чорында авылларга чыгып, өйдән-өйгә газетабызны пропагандалап та йөрибез. Эш җитәрлек, рәхмәт тырыш кызларыбызга.
— Агымдагы ел — Гаилә елы. Сезнең өчен гаилә...
— Минем өчен гаилә — иң мөһиме. Әнием мине сабый чактан ялгыз үстерде, хәзер мин һәм минем гаиләм — аңа бердәнбер таяныч. Ә үземнең гаиләмдә тормыш иптәшем белән кызымның, улымның уңышларына сөенеп яшибез. Ирем Расил җир төзелеше эшләре белән шөгыльләнә. Без аның белән бер үк елларда университетта укыган булсак та, ул чорда бер-беребезне белмәдек. Ә Чаллыда эшли башлагач, бергә укыган Зәй кызларына кунакка еш кайта идем. Менә шунда безне язмыш очраштырды да. Кызыбыз Миләүшә мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, медицина юнәлешен сайлады. Улыбыз Рифат 4нче мәктәпнең X сыйныфында укый. Шәһәрнең сәнгать мәктәбен тәмамлады, рәсем ясарга ярата, кече яшьтән җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Ерак дистанцияләргә каршылыклар аша йөгерүдә Татарстан чемпионы. Киләчәктә дә сәламәт булып, горурлыгыбыз булып яшәсеннәр.
— Сезнең девиз?
— Тормышта һәртөрле хәлләрдән чыгу юлы бар, саулык кына булсын.
— Сезнең өчен үрнәк булырлык шәхес кем?
— Аерып кына әйтә алмыйм, алар күп. Ә менә яшьләр арасында берничә тел белүчеләргә бик сокланам. Андыйлар белән танышкач, минем күз алдында мондый кешеләр үсеп китә.
— Нәрсәне җенегез сөйми?
— Ялкаулыкны җенем сөйми. «Моя хата с краю» принцибы белән яшәүчеләрдән ерак торырга тырышам.
— Нинди сыйфатны үзегездә булдырырга теләр идең?
—Кайчак кабынып китә торган гадәтем бар, менә шундый чакларда тыныч калу сыйфаты булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев