Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйнең социаль яклау бүлеге башлыгы котлаулар кабул итә

Бүген Зәй районы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина 50 яшьлек түгәрәк юбилеен билгеләп үтә.

Аны иртән иртүк үзе җитәкчелек иткән коллектив күркәм тәбрикләү мизгелләре белән эш урынында каршы алды.

Район башлыгы Разиф Кәримов юбилее белән котлап, озак еллар җитәкче урында тырыш хезмәте, сайлау кампанияләрен оештырудагы эшчәнлеге өчен югары бәяләп рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Хөрмәтле Эльмира Габделхак кызы!

Гомер бәйрәмегез уңаеннан  иң җылы һәм ихлас  котлауларны  кабул итегез! 

Профессиональлек,  максатчанлык, Сезгә буйсынучыларга һәм үз-үзегезгә  карата таләпчәнлек, югары бурыч хисе һәм эшкә тугрылык, куелган максатка ирешүдә тырышлык сыйфатлары Сезнең белән эшләүче һәм аралашучы һәркемдә тирән хөрмәт уята. Зәй муниципаль районы файдасына актив иҗтимагый эшчәнлек алып барганыгыз өчен  чын күңелдән рәхмәтлебез!
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе телим! 
 

Эльмира Габдулхаковнаның хезмәт стажы 31 ел белән исәпләнә. Шуның унбиш елын ул социаль яклау бүлеге башлыгы вазифасында.

Зәй кызы буларак зәйлеләрне яхшы белүе дә бу өлкәдәге эшчәнлегендә билгеле урын тота. Ул үз тармагын яхшы белүче белгеч.

Эльмира Хуҗина юбилее уңаеннан ТР хезмәт һәм мәшгульлек, социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатына тәкъдим ителгән.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев