Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зәйнең элеккеге ветераннар советы рәисе Йошкар-Ола шәһәренә күчеп китте

Геннадий Халиуллин гомер иткән районны калдырып китәр алдыннан район башлыгы Разиф Кәримов белән саубуллашып чыкты.

Кичә район хакимиятендә Геннадий Самигуллович белән җылы саубуллашу тантанасы үтте. 1998-2022 елларда Зәй районы ветераннар советын җитәкләгән зат, шактый авыр чорларда әлеге оешма башында торды.

«Төрле түләүләрнең тотрыксыз булган вакытларында, азык-төлеккә бәяләр кисәк күтәрелгән чорларда эшләргә туры килде. Ул вакытларда районда 15 меңләп пенсионер социаль ярдәмгә мохтаҗ булды. Без 1998 елда район хакимияте белән пенсионерларны социаль яклау мәсьәләсендә бергәләп эшләү турында килешүгә кул куйдык», — дип искә ала ветеран.

Геннадий Халиуллин иҗади кеше дә, ул үзенең җырлары белән «Балкыш» республика бәйгесендә дә еш катнашты. Берара хәтта «Новый Зай» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе булып эшләгән.

Хәзер ул Йошкар-Ола шәһәренә кызы янына күченеп китәргә карар кылган.

— Балалар һәм кечкенә оныгым бик кыстадылар үзләре янына күченергә, шуңа күрә бу карарга килдем, — диде ул.

Район башлыгы Разиф Кәримов, Геннадий Халиуллинны үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, җаваплы җитәкче буларак билгеләде.

— Геннадий Самигуллович үз карашын дөрес итеп җиткерә белүче кеше булды. Без аңа озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәтле. Үзе урынына Алексей Алексеев кебек җаваплы кешене дә калдыра алды. Уртак эш өчен янучы кеше булды, — диде ул.

Разиф Галиевич ветеранга яңа урынга ияләшеп яшәвен теләде, алга таба да аралашып яшәргә вәгъдә итте.

Ветеран телефон аша элеккеге район башлыгы Татьяна Воропаева белән дә саубуллашты.

Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев