Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйнең Бөек Ватан сугышы ветеранына — 101 яшь

Бүген Зәйдә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Лыкова 101 яшен билгеләп үтә.

Аны туган көне белән котларга өенә район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, хәрби комиссариат, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый хәрәкәте, социаль яклау бүлеге вәкилләре, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Олег Морозовның ярдәмчесе Гөлнара Феофанова килделәр.

«Бөек Җиңү көнен якынайту өчен фронт сызыгында ирләр белән бергә дошманга каршы торучы Валентина Лыкова кебек хатын-кызларыбыз илебез горурлыгы. Бүген без алар үрнәгендә яшь буынны тәрбиялибез», — диде Алексей Алексеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев