Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйлеләр хәрбиләргә ярдәм итүнең яңа ысулларын табалар

Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре, өшүдән саклау өчен майлар ясыйлар, җылы оекбаш-бияләйләр бәйлиләр.

Маскировкалау челтәрләрен хәзер районда биш урында үрәләр. Иске Зәй, Мирный, Карамалы бистәләрендә, Югары Мәлем авылы мәктәбендә, шәһәрдә Казан урамы 14нче йорт адресы буенча бу эш алып барыла. Тик эшне оештыручылар тукымаларның һәм эшче кулларның җитмәве өчен борчыла.

-Вакытыгыз булса, 1-2 сәгать кенә килеп безгә ярдәм итсәгез дә, бик зур файда булыр иде. Аннан җир төсендәге - соргылт, караңгы яшел, коңгырт төстәге тукымалар кирәк. Өйдә кимәгән әйберләрегезне чыгарып атканчы, безгә китерегез. Маскировкалау челтәрләре сугышта иң кирәкле нәрсәләр, алар техникага һәм солдатларга яшеренергә, димәк, аларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Барыбыз да бергә берләшеп кенә без ышанычлы тыл булдыра алабыз, – ди бу эшне Зәйдә оештыручы Елена Хисаметдинова.

Озын Яңа ел ялларында челтәр үрүгә килүчеләр саны нык кимегән. Бу мөһим эштә берләшеп, битараф булмасак иде беребез дә. Һәркемнең кулыннан килгәнчә ярдәм итүе – намус эше. Бу көннәрдә Казаннан китүче машина артыннан Зәй егетләренә маскировка челтәрләрен җибәрү өчен эшне төгәллисе бар.

Шушы көннәрдә Зәйдә окоп шәмнәре ясый башладылар. Мондый шәмнәр ясау өчен калай банкалар, катыргы һәм парафин кулланыла. Безнең хәрбиләребез өчен бу бик кирәкле әйбер. Бу шәмнәр кечкенә бүлмәне җылытырга сәләтле, алар ярдәмендә аяк һәм өс киемен киптерергә, ризыкны җылытырга мөмкин. Алар 8 сәгатьләп яна ала, ләкин төтенләми, бу бик мөһим, шәмнәрне сүндерергә һәм яңадан кабызырга була. Боларның барысын да хатын-кызлар үз куллары белән тудыралар.

“Безгә окоп шәмнәре ясау өчен кукуруз, борчак һәм башка шундый әйберләрдән бушаган консерва банкалары кирәк. Аларны китерүчеләр дә бик аз. Шулай ук окоп шәмнәре ясау өчен парафин, иске шәмнәр дә китерүләрен сорыйбыз. Аларны Зәйдә Казан урамы, 14 йорт адресы буенча кабул итәбез. Мондый шәмнәр безнең яклаучыларыбызны, һичшиксез, җылытачак һәм аларга көнкүрештә ярдәм итәчәк, – ди бу игелекле эшне оештыручылар.

Шулай ук безнең хатын-кызларыбыз ир-егетләребезгә өшүдән саклау өчен майлар да ясый. Моның өчен авыллардан каз, хайван мае китерүчеләр дә шактый булган. Мондый майларны ясаучылар аларны кечкенә пластик савытларга тутыра. Бу эш дәвам итә, май ясау өчен каз, хайван мае, балавыз, кремнардан бушаган кечкенә савытлар кирәк, ди эшне оештыручылар.

Әлеге игелекле эшкә катнашы булган барлык кешеләргә - әйберләр ясаучыларга, илтеп бирүчеләргә, бу эшне оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез дә тылдан алган ярдәмне рәхмәт әйтеп кабул итәләр.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев