Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйлеләр якташ хәрбиләргә дрон, мотоцикллар, машина җибәрде

16 июль иртәсендә Зәйдән гуманитар ярдәм төялгән ике фура юлга кузгалды.

Аның берсе — Луганск госпитальләренә, икенчесе махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз янына юл тотты. 

Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, зәйлеләр килде. 

-Бүген без махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга чираттагы 44-45нче гуманитар ярдәмне озатабыз. Хәрбиләребезгә гуманитар ярдәм җыю буенча зур эш башкарылды. Гуманитар ярдәмне җыюда өлеш керткән һәр зәйлегә рәхмәт белдерәм. Без бергә фронт линиясендә булган хәрбиләребезне, Луганск Халык Республикасында яшәүчеләрне кайгыртабыз. Бу ярдәмебез егетләребезгә безнең терәк булуыбызны тоярга ярдәм итсен, — диде район башлыгы Разиф Кәримов, чыгыш ясап. 

Зур йөк машиналары шыплап тутырылган иде. Хәрби якташларыбызга «УАЗ» машинасы, мотоцикллар, рацияләр, су һәм ягулык мичкәләре, автомобильләр өчен запас частьләр, маскировкалау челтәрләре, тиз әзерләнә торган ашлар һәм тагын бик күп башка әйберләр җыелган. «Зәй җылысы» хәйрия фонды волонтерлары сынау өчен ике дрон да алып бара. «Горзеленхоз» ҖЧШ җитәкчесе Фәнзур Хәсәншин үзенең «Урал» мотоциклын хәрбиләргә җибәрү өчен биргән.

Назим Рәҗәпов та махсус хәрби операция зонасына мотоцикл белән суыткыч җибәрде. 

-Минем улым мобилизация буенча Ватан сагына басты. Без гаиләбез белән хәрби егетләребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Мондый вакытта читтә калырга ярамый. Аларның исән-сау җиңү белән кайтуларын көтәбез, — диде Назим абый. 

Моннан тыш, Зәй хәрбиләре исемле посылкалар да алачак. Егетләребез район-шәһәр яңалыкларыннан хәбәрдар булып торсыннар өчен «Зәй офыклары» белән «Новый Зай» газеталары да җибәрелде. Газеталардагы язмалар егетләрне сөендереп, туган якта аларны көтүләрен, җиңү өчен тылда да көрәш баруын, хатын-кызларыбызның, ир-егетләребезнең хәрбиләребезгә терәк булуын аңларга ярдәм итәр. 


 

Госпитальләргә ярдәм 

«Закамье — Помощь госпиталям» төркеме волонтерлары уртак җиңү өчен, хәрбиләребезнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен зур эш алып баралар. 
-Безнең ярдәм госпитальләргә һәм алгы сызыктагы хәрбиләргә бара. Бу юлы техник су һәм ягулык өчен күп итеп мичкәләр җибәрәбез. Аларны безгә Әлмәт районының Тихоновка авылы халкы юллады. Хәзерге вакытта госпитальләр дәүләттән яхшы тәэмин ителә башлады, шуңа күрә без көчебезне медроталарга медикаментлар алуга куйдык. Билгесез бер химаяче безгә 200 мең сум акча күчерде. Бу акчага медикаментлар алдык. Безнең егетләр дә бу ярдәмне ала ала. Алар кайдан, ничек килеп аласын яхшы беләләр, — ди «Закамье — Помощь госпиталям» төркеме җитәкчесе Наталья Березина. 

Без — бергә! 

Гуманитар йөкне район башлыгы Разиф Кәримов үзе озата китте. Аның белән бергә «Сугышчан бердәмлек» оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков, «Зәй җылысы» хәйрия фондыннан Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев, Рөстәм Латыйпов, Рәйхат Габидуллин да юлга кузгалды. Машина руле артында тәҗрибәле йөртүчеләр. Госпитальләргә гуманитар ярдәм илтү өчен йөк машинасын шәхси эшмәкәр Андрей Золотухин биргән.

Ә Виталий Софин инде 14нче мәртәбә махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм илтә. 

-13 ел ерак юлга йөрим. Һәрвакыт егетләр белән күрешүне дулкынланып көтәм. Алар безне күргәч бик сөенеп, терәк булган, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерә, — ди машина йөртүче. 

Шәһәр һәм район халкы хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз әйтүенчә, Зәй районыннан фронт сызыгында булучыларга зур ярдәм килә. Кече Ватаннан мондый ярдәм хәрбиләргә көч бирә, аларны туган якта көтүләрен аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев