Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйлеләр батыр улын соңгы юлга озатты

Бүген Зәйдә махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган кече сержант Михаил Музыченко белән хушлаштылар.

Ул 10 мартта Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Мобилизацияләнгән егетнең үлеме турындагы хәбәр Зәй халкын тетрәндерде, егет биредә туган һәм үскән. Зәй политехник көллиятен тәмамлаган, «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында эшләгән. Михаил 19 сентябрьдә хәрби җыенга алынган, шуннан мобилизация буенча калган.

Михаил Анатольевич Музыченко белән хушлашу мәрасиме Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда үтте. Анда район, республика җитәкчелеге, хәрбинең туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм зәйлеләр җыелды.

Башта Свято-Троицк чиркәвендә җеназа укылды.

Туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, дуслары Михаилның һәлак булуы турыда хәбәр килсә дә, аның бер могҗиза белән исән калуына өметләнгәннәр. Тиздән элемтәгә чыгар дип көткәннәр.

— Михаил кебек кешене югалту бик авыр. Ул һәрвакыт бик ярдәмчел, игелекле, киң күңелле булды. Махсус хәрби операция зонасыннан җае булганда шалтырата иде. Аның үлеме турыда хәбәргә ышанасы да килми, — диде Михаилны соңгы юлга озатырга килгән хезмәттәшләре.

Сүзгә асфальт салуда бергә иңгә-иң куеп эшләгән Раушания Теркулова да кушылды.

— Михаил бик яхшы, ышанычлы дус һәм тәртипле кеше иде. Бер тәлинкәдән ашадык, дисәң дә була, — диде ул, күз яшьләрен сөртеп.

Аны озатырга кайткан хезмәттәшләре дә шул фикердә. Сентябрьдән соңгы көннәргә кадәр бергә булдык, үзенә йөкләнгән бурычны намус белән үти торган егет иде, дип искә алдылар.

Хушлашу мәрасимендә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы җитәкчесе Фидаил Хәернасов чыгыш ясадылар.

— Илебез елдан артык махсус хәрби операция шартларында яши. Күп ир-егетләребез өлешчә мобилизация буенча чакырылып, күбесе үз теләге белән Россия чикләрен яклап батырларча көрәшә. Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый. Без бүген Украинаны нацистлардан азат итүдә каһарманнарча көрәшкән якташыбыз Михаил Анатольевич Музыченконы соңгы юлга озатабыз. Аны югалту — район өчен зур кайгы. Иң яхшы егетләр һәлак була. Михаил — безнең өчен чын герой, — диде Петр Сергеевич чыгышында.

Ул Михаилның әнисе Надежда Александровна, якыннарының олы кайгысын Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән уртаклашып, шундый батыр ул үстергән әнисенә рәхмәт белдерде.

— Безнең егетләребез үз тормышлары бәрабәренә киләчәк буынның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшә. Михаил Музыченконың тормышы безнең барыбыз өчен дә Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Бүген батыр егетнең туганнарының кайгысын бернинди сүз белән дә җиңеләйтеп булмый. Без сезнең белән бергә кайгырабыз, сез илебезнең чын патриотын тәрбияләгәнсез, без сезнең улыгыз белән горурланабыз, — диде Иван Гущин.

Россия Оборона министрлыгы, республика хәрби комиссариаты исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов җиткерде.

— Без бүген хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган районыбызның каһарман егете Михаил Музыченконы соңгы юлга озатабыз. Безнең бурычыбыз — батыр егет исемен мәңгеләштереп, аның батырлыгы турында буыннан-буынга сөйләү, — диде хәрби комиссар.

Михаил Музыченко, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә. Орденны аның әнисенә Петр Уразайкин һәм Айрат Әгъләмҗанов тапшырдылар.

Батыр егетне зал бер минутлык тынлык белән искә алды.

34 яшьлек Михаилны соңгы юлга озатырга килүчеләр бик күп иде. Туганнары, дуслары, танышлары, хезмәттәшләре — барысы да аны һәрвакыт елмаеп торучы,игелекле, кыю, батыр егет итеп хәтерендә калдырыр.

— Михаил Музыченконы югалту — безнең «Татнефтедор» коллективы өчен бик зур югалту. Бу егет безнең, дөрестән дә, иң-иңе иде. Үзен һәрвакыт бары тик яхшы яктан гына күрсәтте, хезмәтен зур җаваплылык белән башкарды. Без аның белән һәрвакыт горурланып яшәрбез. Ноябрь аенда районнан гуманитар ярдәм озатканда Михаил махсус хәрби операция зонасына кузгалыр алдыннан кыска ялга кайткан иде. Аның ул вакытта ә «Җиңү безнең яктан булачак!» — дип әйткән сүзләре хәзер дә колакта яңгырый. Аның бу теләгенең тормышка ашачагына шик юк, — диде Михаил эшләгән «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы җитәкчесе Фидаил Хәернасов.

Батыр егет Яңа шәһәр зиратында җирләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев