Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйгә гүзәл затлар, көчле рухлы ирләр җыелды

Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае гөр килеп тора. Биредә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты — хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесенең төбәк этабы бара.

Традицион күркәм бәйгедә катнашу өчен Зәйгә республиканың Кама аръягы зонасындагы сигез район вәкилләре килде.

Билгеле булганча, әлеге бәйге ел саен республиканың социаль-икътисадый усешенә, мәдәниятенә, рухиятенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау һәм җәмгыятькә тәкъдим иту максатыннан уткәрелә. Быел исә ул гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатында игълан ителгән Россиядә Гаилә елы эгидасы астында уза. Ә Зәебездә бу елның Батырлык һәм бердәмлек елы булуы бу мөһим кыйммәтләрне тагын да көчәйтә. Моны Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм жюри рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Минзәлә коррекцион интернат мәктәбе попечительләр советы рәисе Гүзәлия Әхмәдиева да ассызыклап үттеләр.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты — хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесенең төбәк турында Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Сарман, Ютазы, Зәй районының иң-иңнәре 10 номинациядә көч сынаша. Алар «Өченче буын вәкиле», «Хатын-кыз — ана», «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият», «Минем язмыш — минем һөнәрем», «Хатын-кыз -лидер», «Хатын-кыз — ел үрнәге», «Хатын-кыз бизнес-леди», «Укымышлы хатын-кыз», «Ир-ат — лидер», «Ир-ат — мәрхәмәтле йөрәк» номинацияләре. Зәебез данын әлеге бәйгедә Рузилә Нефедова, Йолдыз Красовская, Гүзәлия Гатина, Мария Аргунова, Венера Степанова, Мария Петрякова, Елена Гайнетдинова, Сергей Хватков яклыйлар.

Бәйгедә геройларның үзләрен төрле яклап күрсәтүе «Энергетик» Мәдәният сарае сәнгать әһелләренең матур чыгышлары белән аралашып барды. Катнашучыларның осталыклары да жюри һәм тамашачыларны сокландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев