Зәйдә хәрби гаиләсендә яңа туган балага 100 мең сумлык сертификат тапшырылды
Районда махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә туган 34нче бала бу.
Мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан Зәй хәрбие Хәмит һәм аның тормыш иптәше Анна гаиләсендә шатлыклы вакыйга — уллары туды.
Бүген педагогик-психологик үзәктә гаиләне бала тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантанада ялга кайткан хәрбиләр, район җитәкчелеге, волонтерлар катнашты.
- Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга - бала тууы белән котлыйм. Бәхетле бала булсын, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, әтиегезнең исән-сау җиңү белән кайтуын телим, - диде чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.
«Хабиб» позывнойлы хәрби мобилизация буенча Ватаныбыз сагына баскан. Ул алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшә.
-Безнең улыбыз 4 майда туды. Аңа Руслан дип исем куштык. Баланы карарга миңа әнием ярдәм итә. Әлбәттә, әтиебезнең безнең янга тизрәк җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, - ди яшь әни.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев