Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә үзәк чыршы утларын кабызды

2022 елның санаулы көннәре калып барганда, төгәлрәге 24 декабрьдә районның төп чыршысының утлары кабынды.

Ул шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркта урнашкан. 
Чыршы янындагы чара "Яңа ел каруселе" исемле спорт-күңел ачу программасы белән башланып китте. Шулай ук “Энергетик” Мәдәният сараеның иҗат коллективы сәхнәләштергән "Әгәр могҗизаларга ышансаң" дигән тамашасы бик күңелле үтте. Әкият-тамашада төп геройның(Иван Чебаков) Яңа ел могҗизаларына ышанмавы турында сөйләнә . Әкияттән килгән Кар патшабикәсе(Мария Никитина), убырлы карчык(Лидия Нестягина), шүрәлеләр(Фәннур Миннекәев, Ольга Васильева) яңа елны китермәс өчен план коралар. Ләкин тылсымчы (Дмитрий Иванов) ярдәме белән балалар Яңа ел бәйрәмен, Кыш бабай(Вячеслав Степанов) белән Кар кызын(Виктория Агашкина) каршы алдылар. Кыш бабай һәм Кар кызы барлык зәйлеләрне бәйрәм белән котлады, чыршы бәйрәменә килгән барлык халыкны җырлатты, биетте. 
Үзәк Яңа ел чыршысы утларын Кыш бабай, Кар кызы, тылсымчы ярдәме белән район башлыгы Разиф Кәримов кабызды. 
-Узып баручы 2022 ел безнең өчен аеруча истәлекле булды. Без бик күп яхшы эшләр башкарырга өлгердек. Шәһәребезне төзекләндердек, матурлаттык, күп кенә төзү-төзекләндерү эшләре башкардык. Сезгә тырыш хезмәтегез, түземлегегез, оптимистик рухта булганыгыз өчен рәхмәт. Барлык зәйлеләрне киләсе Яңа ел бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә зурдан-зур уңышлар телим. Алдагы елларда да районыбызның тагын да чәчәк атуы хакына бер тату гаилә булып яшәргә, тырышып эшләргә язсын, - диде район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләү чыгышында. 
Бәйрәмне “Күңел” радиосы дәвам итте. Популяр "Күңел" радиосының Зәйдә яңа дулкыны эшли башлады. Аны 88.00 FМ ешлыгында тыңларга була. 
- Зәйдә чын татар музыкасы белән хозурланырга, мәгърифәтчелек программаларын, шәһәр һәм район яңалыкларын 88.0 FM ешлыгында тыңларга мөмкин. Зәй тамашачысы бик актив, без алар белән тандемда яшәрбез дип өметләнәм,"- ди радионың баш редакторы Лилия Мәхмүтова. 
Зәйләр белән якынрак танышу өчен "Күңел"ләр Зәйгә кунакка, чыршы ачылышына килде. Күчтәнәчкә алар күңел ачу программасы алып килгәннәр иде. Зәйлеләр каршында татар эстрадасының якты йолдызлары, Яр Чаллы артистлары Әлфинә Әзһәмова белән Руслан Кираметдинов чыгыш ясады. Зәйлеләр рәхәтләнеп биеде, артистларга кушылып җырлады. 
Бүген Чыршы ачу тантаналары шәһәрнең Иске Зәй һәм Мирный бистәләрендә дә оештырылды. Мирный бистәсендә “Әкияти Яңа  ел” тамашасы, Иске Зәйнең район мәдәният йортында “Яңа елны яңадан башлау” тамашасы күрсәтелде. Фәннүр Миннекәев, Айгөл Яруллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев