Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу туры бара

Зәйдә бүген 200 дән артык талантлы балалар «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашу өчен сайлап алу турында катнаша.

“Кояшкай” балалар бакчасыннан Гөлназ Ялозюк җитәкчелегендәге бию ансамбле килгән. Гөлназ узган ел республика гранты откан. Әлеге грант акчасына алар сәхнә костюмнары тектергәннәр.


-“Йолдызлык” фестивалендә икенче мәртәбә катнашабыз. Узган ел вокал номинациясендә катнашкан идек, быел бию номинациясендә чыгыш ясаячакбыз,- ди Гөлназ.


Бик тере, шаян, чибәр кыз безнең әңгәмәбезгә кушыла. Ул балалар бакчасына йөрүче Виктория.
-Без бүген “Кулъялык” исемле рус һәм төрле милләт киемнәре белән флешмоб биибез,- ди ул.
Иске Зәйнең 1нче мәктәбеннән килгән дүрт кыз заманча рус һәм татар биюләрен жюри хөкеменә тәкъдим итәргә җыена.
-Бию номинациясендә катнашабыз. Безнең  “Йолдызлык” фестивалендә катнашканыбыз  бар иде инде. Узган ел Казанда III урын алып кайттык,- ди Камилә Хрипунова. Быел да сынатырга җыенмыйлар кызлар.


Сайлап алу туры көн дәвамында "Энергетик" Мәдәният сараенда булачак. Районның мәдәният өлкәсендә эшләүче вәкилләреннән  торган жюри берничә дистә номерны күздән кичерде инде.  

Кемнәрнең фестиваль төбәк турына сайлануы алдагы көннәрдә билгеле булачак.
Сайлап алу турларыннан узган иң талантлы балалар, яшьләр чыгышларыннан гала-концерт киләсе атнаның җомгасында булыр дип көтелә. 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев