Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә район башлыгы укучылар белән «Батырлык дәресе» үткәрде

Бүген Зәйнең 1нче мәктәбендә район башлыгы Разиф Кәримов, район җитәкчеләре катнашында «Парламент сәгате» үтте.

Бүген Зәйнең 1нче мәктәбендә район башлыгы Разиф Кәримов, район җитәкчеләре катнашында «Парламент сәгате» үтте. Ул «Батырлык дәресе» форматында «Хәрби ант» исеме астында узды.


Дәрес Россия һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланды. Разиф Кәримов гимннарны укучылар белән бергә башкарып, алга таба да һәр чараны үткәрер алдыннан бөтен Иске Зәйгә ишетелерлек итеп гимннар җырлап башкарырга дигән тәкъдимен кертте. Дәрес барышында район башлыгы районда күп милләтләрнең дус-тату яшәвен конкрет эшләрдә сөйләп узды. "Иске Зәйдә "Мәктәп тавы"нда мәчет белән чиркәүнең янәшә торуы ук ике дин кешеләренең бербөтен булып яшәве хакында искәртеп тора", — диде.


Шулай ук, Разиф Галиевич, районда алып барылучы сәламәт сәясәт, социаль-икътисади эшчәнлекнең тотрыклы булуын да ассызыклады. 370 еллык тарихы булган Зәйнең үткәне бик бай булуын да искәртте. Якын-тирә шәһәрләр арасында Зәй иң борынгы, тирән тарихлы икәненә дә тукталды һәм Зәйнең нәкъ менә Иске Зәй урыныннан башлануын әйтеп, биредә күп чорлар вакыйгалары саклануына тукталды. Ә патриотизм темасына басым ясап, зәйлеләрнең батыр, уникаль кешеләр булуларын горурлык белән атады.


— Без ил бөтенлеге сагында торучы һәр хәрбигә рәхмәтле. Махсус хәрби операция игълан ителгәч тә безнең бер генә ир-егет тә ил чакыруыннан читләшмәде. Мобилизация буенча бездән 250 ир-егет китәргә тиеш булса, без 750 ир-атны чакырып сөйләштек. Ә күмәк төстә хәрби зонага җибәрү вакытында, кемдер килә алмый калса, дип 8ләп ир-егетне резервка куйган иде хәрби комиссар, шуларның барысы да без кире борылмыйбыз, ил сагына басабыз, дип хәрби хезмәткә алындылар. Мондый батыр ирләргә рәхмәттән башка сүз юк. Шәхсән үзем өч мәртәбә хәрби зонада булып егетләр белән аралаштым. Бик авыр шартларда булуга карамастан аларның рухи ныклыгына сокландым. Ә сезнең мәктәптә белем алган 18 яшьлек егетнең контракт төзеп кайнар ноктага китүе дә Зәебез, республикабыз өчен горурлык, — диде Разиф Кәримов.


Батырлык дәресендә хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов катнашып, хәзерге вакытта кызларның да хәрби белем алып ил сагына басу мөмкинлеге булуын әйтте.


Укучылар чарада катнашкан махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Ишкулов Равил белән дә аралаштылар, районда хәрби комиссия рәисе булган район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеевка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев