Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп уза

18 гыйнварда кичтән шәһәр-район чиркәүләрендә келәүләр үтте, алар суны изгеләндерү белән төгәлләнде.

Районда Качмануга әзерлек эшләре алдан ук башланды. Бәйрәмне тиешле кануннарына туры китереп, хәвефсез үткәрү чаралары күрелде. Качмануда су коенырга теләге булган зәйлеләр өчен Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмәдә барлык шартларга туры китереп махсус урын көйләнгән.

Бүген дин тотучыларга уңайлы булсын өчен 4нче маршрут автобусының чишмәгә керүе оештырылды. Төп гөмбәз янында кичкә кадәр ашыгыч ярдәм, эчке эшләр бүлеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү тора.

Изге чишмәгә суга һәм коенырга дип бик күп кеше килде. Изгеләндерелгән су алырга чиратлар тезелде, күпләр бирегә гаиләләре белән килгән иде. Зәй округы благочинные Вячеслав атакай Федоров суны изгеләндерү йоласын башкарды. Чарада район җитәкчелеге дә катнашты. Изге чишмә янына җыелган халыкны бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады.

— Сезне чын күңелдән якты бәйрәм — Качману бәйрәме белән котлыйм. Бу истәлекле көндә барыгызга да күңел тынычлыгы һәр йортка иминлек, дөньяларның тыныч булуын телим, — диде ул.

 

Су коенырга теләүчеләр дә күп иде. Алар арасында беренче тапкыр коенучылар да, йоланы күп еллар үтәүчеләр дә бар. Иван Кудинов 15 ел дәвамында Качману бәйрәмендә су коена икән.

— Cу коенып чыккач, яңа туган шикелле булып китәсең, уйлар яңара, тән сафлана, җиңеллек тоясың, -диде ул.

Күпләр бит-кулларын юып, чишмә суын савытларга тутырды.

«Ел да Изге чишмәгә Качману бәйрәмендә суга киләбез. Аруландырылган суның шифасы әйтеп бетергесез — күп авырулардан арындыра, савыктыра», — ди Валерий Белышев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев