Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә педагогик-психологик үзәк ишекләрен ачты

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2022 елдан республикабызда психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә капиталь ремонт ясала. Бүген менә шундый яңартылган үзәк Зәебездә дә ачылды.

Зәйдә «Без БЕРГӘ — Мы ВМЕСТЕ» дип исемләнгән балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге 1267,6 кв. метр мәйданлы элеккеге «Аленка» балалар бакчасы бинасында урнашкан. Бинаны ремонтлауга республика бюджетыннан 80 млн. сум акча бүлеп бирелде. 

«Ремонт вакытында демонтаж, бүлмәләрне планлаштыру, биналарның эчке бизәлеше, җылылык системасын, сантехниканы алыштыру башкарылды. Түбә ябу, яңа ишекләр кую, бинага керү өлешен заманча ясау, койма белән әйләндереп алу, ишегалдына брусчатка җәю кебек киң масштаблы эшләр башкарылды. Бу безгә тагын да яңа юнәлешләр өстендә җиң сызганып эшләргә мөмкинлекләр бирәчәк», — ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева. 

Мондый үзәк әле Зәебездә беренче тапкыр ишекләрен ача, тантаналы чарада яшьләребез шатлыгын район башлыгы Разиф Кәримов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров  бүлештеләр. 

— Замана хәзер бездән төрле юнәлешләрдә эшләргә сорый. Шуңа күрә республикабызда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре саны арта бара. Зәй яшьләрен заманча шартлар тудырылган бина белән котлыйм, — диде Айдар Метшин. 

«Без БЕРГӘ — Мы ВМЕСТЕ» үзәге ике төп юнәлеш буенча эшләячәк: 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү һәм гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга комплекслы психологик ярдәм күрсәтү. 

Үзәктә изотерапия, музыка залы, төркемле тренинглар залы, сенсор бүлмәсе кебек кабинетлар эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев