Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә остазларны хөрмәтләделәр

Бүген Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда агымдагы елда Россиядә игълан ителгән «Педагоглар һәм остазлар» елына йомгак ясалды.

Күркәм чара район башлыгы Разиф Кәримовның укытучылар һәм остазларга тирән хөрмәт белдерүе, районыбызда остазлар тарафыннан башкарыла торган хезмәтнең югары бәяләнүе хакындагы тирән эчтәлекле чыгышы белән башланып китте.

"Энергетик" мәдәният сарае сәнгать әһелләре әзерләгән концерт программасы чараны бизәде. 

Мәдәни культура һәм традицияләрне саклаучылар буларак Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе коллективы район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Ә сыйфатлы белем бирүдә иң-иң коллектив буларак 4 нче мәктәп бүләкләнде. Гражданлык позициясе һәм рухи тәрбиягә җитди игътибар бирүчеләр буларак 2 нче мәктәп коллективы котланды. Түбән Биш авылы мәктәбе укучыларда гоманлылык тәрбияләүдә алдынгы дип билгеләнде. 6 нчы мәктәп коллективы белем бирүдә һәм патриотик тәрбия эше алып баруда лидер. Спортта активлык, белем бирү дәрәҗәсе буенча 7 нче мәктәп коллективы макталды. «Иҗади уңышларда югары нәтиҗәләргә ирешү» номинациясендә сәнгать мәктәбе бүләкләнде.

Ә балалар бакчалары арасында аеруча нәтиҗәле эшләгән «Уймак кыз», «Зәңгәр чәчәк», «Тату гаилә», «Салават күпере» бакчалары иң-иңнәр буларак котлаулар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев